Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2017, 13:04

“Алга” – безнең юлдашыбыз

Сәет-Көрҗә авылында туып-үскән Эльвира шушы ук авыл егете Фәнил Мәүлиевка тормышка чыга. Инде 31 ел бергә парлашып, җил-яңгырын бергә кичереп яшиләр алар.

Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Үсмерлек чорында авырып киткән кызларын 13 ел буе бергәләп карыйлар. Эльвира тәүдә “Танып” колхозында бухгалтер, артабан китапханәче булып эшли. Хуҗа да колхоз беткәнче, шунда шофер булып хезмәтен сала. Артабан янгын чыгып, йортлары янып киткәч, Борайга күчеп киләләр, ипотекага өй сатып алалар. Шундый сынаулар кичергән бу гаиләгә “Алга” гәзите таяныч та, юаныч та икән. “Мәшәкатьләрдән арыган вакытта район гәзитен укып, күңелгә ниндидер җиңеллек аласың. Тормыш сынауларын сабырлык белән кичергән райондашларыбыз турында язмаларны, “Сәламәтлек” битен бирелеп укыйм. Нинди генә хәлдә калсаң да, кешегә сабырлык олы ярдәмче икән дип, үземә нәтиҗә чыгарам. “Алга” гомер буена безнең юлдашыбыз булды инде ул, аңа язылмыйча калган чагыбыз юк. Аны чыгаручы, гәзитне тудыручыларга зур рәхмәтлемен”, – диде “Һәр атнаны приз” бүләкләр уйнатуында кружкалар җыелмасы откан Эльвира Мәүлиева.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: