Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2017, 10:54

Яхшылык эшләргә ашыга ул

Фәгыйлә апаның кайчан шигырьләр яза башлавы турында сораганыбыз булмады. Мондый ихлас, ак хисле юллар аның күңелендә гомер буе йөргәндер. Тормыш сынаулары үтелеп, инде башкача көрәшер көчең калмагач, хисләрен кәгазьгә тезәргә булгандыр. Еллар калдырган яралардан алынган фәһем кулына каләм алырга мәҗбүр иткәндер. Шигырь калыпларына сыярлыгын уйламыйча, күңелдәге хисләр тезелә: яшәү ямен тоя белүе, сөенечләре, әйтер сүзләре. Укытучының гомер буе балаларга дөнья аклыгын, югары идеалларны исбатларга тырышуының дәвамымы?

Фәгыйлә апа “Алга”ның элекке редакторы Гыйльмиәхмәт Ишметов кызы булуы белән дә якын. Борайда үссә дә, әтисенең туган авылы Иске Карагыш, дәү әни-дәү әтисе янында җәйләрен җиләк җыеп үткән балачагы ныграк истә калган. Унынчы сыйныфтан соң Бөре педагогия техникумын тәмамлап, озак еллар башлангыч класслар укытучысы булып эшли. Педагогик хезмәтенең күп еллары Ваныш мәктәбендә үтә. Намуслы хезмәте өчен РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Тормышы да шушы авыл белән бәйле. Бердәнбер кызы бик үкенечле вафат булганнан соң, оныгы Эдуардны тәрбияләп үстерә, хәзер аның улы Әмиргә карап сөенеп туялмый. Эдуард Ванышта укыганда спорт белән шөгыльләнә, аннан Уфадагы Олимпия резервлары мәктәбенә алына. Башкорт дәүләт аграр университетында укыганда да спортта зур уңышларга ирешә, хәзер гаиләле, Уфада яшиләр. Оныгы нәнәсен бик кадерли, аның өен ремонтлап, ныгытып, заманча уңайлыклар булдырган.

–Өем җылы, пенсиям җитә, бакчам тулы чәчәкләр, дөньялардан канәгать булып сөенеп яшим, – ди ул. Авырлыкларны күп кичерсә дә, кешеләргә яхшылык эшләүдән ямь табып яши. Шигырь дәфтәрләрен күтәреп Борайга килгәндә, авылдашларыннан кемгәдер аптекадан дару алып кайта, кемнеңдер башка йомышын үти. Үзе кешеләргә бүләк бирергә ярата. Аның тормышта үз фәлсәфәсе:

–Төп йортка баргач, ни дип җавап бирерсең, шәфкатьлелек эшләп калырга, бурычларыңны кайтарып бетерергә кирәк. Менә Эдуардым Уфада корбан чалдырырга өлгергән, намазга баскан, мин аларга өлгерә алмадым әле.

Кемгәдер тау хәтле байлыклары да җитми, азсынып, зарланып яши. Ә ул, инде сиксәнгә җитеп килгән кеше, бу дөньяга “бурычларын” ничек кайтарып бетерү җаен эзли. Әйтерсең лә, кайтарып та бетерә алмаслык оҗмахларда бер хәсрәтсез яшәгән. Кешеләр өчен ихлас шатлана белүе – тагын бер матур сыйфаты. Барлык күркәм сыйфатлары ул укыткан балалар күңеленә дә күчеп калган.

Яңа Бикмәт авылында эшләгәндә “Юлдаш” радиосы алып баручысы Рания Билалованы да укыткан. Быел укучысы, махсус килеп, Укытучылар көне белән котлаган, олы кешене сөендерерлек бүләкләр тапшырган. “Данлы хезмәт елларыгызның, үстергән оныгыгызның игелекләрен күреп, тазалыкта, шатлыкта, имин, бәрәкәтле, озын гомер итегез. Мин Сезне яраттым, эзләдем һәм таптым”, дип язган укучысы. Укытучы апасы исә Ранияны класстагы иң алдынгы укучы иде дип искә ала.

Кеше күңеле карурман түгел, гөлбакча икән. Фәгыйлә апа үз сукмагыннан атлый, адымнары да вак, йөреше дә акрын. Уйлары гына, үзеннән алда кешеләргә, дөньяга кыласы яхшылыкларын барлап, алга ашыга. Аны күргәч, бу дөньяга яхшылыклар эшлисе искә төшә.

Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: