Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2017, 11:01

Игезәкләр белән – бүләккә

“Һәр атнаны приз” бүләкләр уйнатуында өлешләренә төшкән призлары – кружкалар җыелмасын алырга редакциягә Гүзәлия Хәлиуллина игезәк уллары белән килде.

35 яшьлек кенә Гүзәлия – 4 бала анасы. Гимназиядә белем алучы кызлары Даяна һәм Иделия алты яшьлек энекәшләре Амаль һәм Римальгә “Алга”ны кычкырып укулары турында да әни кеше горурланып сөйләде. “Алга”ның бүләген мин күтәреп алып кайтам, юк – мин”, – дип сөйләнгән игезәк малайларын әниләре: “Ярты юлны берегез, тагын яртысын икенчегез алып барырсыз”, – дип сабыр гына тынычландырды. “Кайткач та боларга чәй ясап эчәбез яме”, – диеп шатланышып, бүләкләрен тотып чыгып китте Гүзәлия Данил кызының игезәкләре. “Алга”ның кечкенә бүләге өчен зур сөенеч кичергән сабыйларны читтән күзәтү күңелле иде.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: