Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2017, 16:24

Сабыйлар яклауга мохтаҗ

Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча Идарәлеге район бүлегенә К.дән К. файдасына ике балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен алиментлар юллап алу һәм түләтүне тормышка ашыру буенча эш килеп керде.

К.ның соңгы 3 елда алиментлар буенча 480 мең 729 сум 88 тиен бурычы җыелган. Бу эшне башкару вакытында бурычлының милкендә 2011 елда чыккан “Тойота RAV-4” автомобиле барлыгы ачыкланды. Бүлек начальнигы – өлкән суд приставы урынбасары Р. Вахитов тарафыннан бу автомобильгә арест салынды, хуҗасыннан алынып, махсуслаштырылган стоянкага урнаштырыла. Машинаны мәҗбүри рәвештә акчага әйләндерүне көтеп тормастан, арест салынуга өч көн үтүгә үк, бурычлы, тиешле сумманы табып, балалар алдында булган бурычын түләде.

РФ Гаилә кодексының 80нче маддәсе буенча ата-аналар балигъ булмаган балаларын карарга бурычлы икәнен федераль суд приставлары хезмәтенең район бүлеге тагын бер тапкыр районыбыз гражданнарының исенә төшерә. Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр балалар алдында бурычы булганнарга аларны түләргә чакырабыз. Сабыйлар ата-ана ярдәменә мохтаҗ икәнне онытмыйк.

Р. Хизбуллин,

бүлек начальнигы, өлкән суд приставы.


Читайте нас: