Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2017, 16:10

Коррупция белән көрәш өзлексез булырга тиеш

Халыкара коррупция белән көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителә һәм һәр елны 9 декабрьдә билгеләнә. Бу көнне 2003 елда коррупциягә каршы Конвенциягә кул куела. Бу документка кул куйган дәүләтләр ришвәт бирүне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупцион керемнәрне үзләштерүне җинаять дип игълан итәргә бурычлы. Русия Конвенциягә иң беренчеләрдән булып кул куя.

Эшкуарлыкны үстерүгә яхшы шартлар, уңайлы инвестицион климат булдыру, гадел бизнесны яклау һәм икътисадның күләдәге өлешен киметү өчен бу күренеш белән көрәш алып бару актуаль булып кала.

Агымдагы елда район прокуратурасы тарафыннан ришвәтчелеккә каршы көрәштә 43 закон бозу теркәлгән, аларны бетерү максатыннан 26 протест, 16 күрсәтмә кертелде, нәтиҗәдә, 22 вазыйфалы зат – дисциплинар, өч кеше административ җаваплылыкка тарттырылды.

Прокуратура күрсәтмәсе буенча керемнәре, чыгымнары, милке турында мәгълүматларын күрсәтмәгәне өчен Чалкак авыл Советының бер депутаты, ышанычны югалту сәбәпле, вәкаләтләреннән бушатылды.

Элекке дәүләт хезмәткәрен законсыз хезмәт эшчәнлегенә җәлеп иткән өчен прокурорның карары буенча бер юридик һәм 2 вазыйфалы зат административ җаваплылыкка тарттырылды.

Ришвәт бирергә тырышкан бер кеше хөкем ителде. Исерек килеш автомобиль йөртүче гражданин С. полиция хезмәткәренә ришвәт тәкъдим итә. Инспекторның искәртүләренә карамасатан, бу кеше административ хокук бозу турында протокол төземәскә һәм аны бүләк биргән өчен җибәрергә кыставын дәвам итә. Суд карары белән гражданин С. гаепле дип танылды һәм җинаять җаваплылыгына тарттырылды.

Коррупция күренешләренә очрасагыз, прокуратурага хәбәр итегез.

Б.Галиәкбәров,

прокурор урынбасары.
Читайте нас: