Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2017, 16:39

Гаилә белән бергәләп

Ноябрь азагында “Дошкольный мир” федераль журналы редакциясе тарафыннан “Әйдәгез, өйләр белән дуслашыйк” девизы астында “Гаилә кыйммәтләре” исемле республика фестивале үткәрелде.

Быел бу чара БРның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Башкортстан педагоглары, ата-аналары ассоциациясе берлеге һәм Уфа шәһәре хакимияте булышлыгы белән оештырылды. Аның максаты җәмәгатьчелекнең игътибарын гаилә институтына юнәлтү, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү иде.

Гаилә традицияләрен, иҗади мөмкинчелекләрне ачыклау йөзеннән читтән торып, бер номинацияне сайлап, шуның буенча презентация әзерләү булса, урындагы турда катнашучы гаиләләр өстәл һәм бергәләшеп чәй эчәр өчен табын да әзерләде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләгәндә балалар учреждениесенең гаилә белән тыгыз элемтәдә торуы – тәрбия процессында иң мөһим өлеш. Өлкән тәрбияче С. Тимерьянова һәм тәрбияче С. Бәдретдинова белән гаилә проектлары буенча “Кыңгыраулар” төркеменең нәтиҗәләре буенча 5нче балалар бакчасыннан шушы фестивальдә Даутовларның яшь гаиләсе катнашты. Гаилә башлыгы Денис Даутов һәм әниләре Эльвина Даутова бу бакчада тәрбияләнүче ике балалары – Нияз һәм Адель белән бәйгедә үз гаиләләренең үзенчәлекле якларын тәкъдим итте. 30 буыннан торган шәҗәрәләре белән балкыдылар Даутовлар биредәге фестивальдә. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең районнан катнашкан шушы гаилә “Спорт белән илһамланганнар” номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

С. Тимерьянова,

С. Бәдретдинова.


Читайте нас: