Бәләкәйдән инглиз теле белән кызыксынган кыз Борай гимназиясен 2016 елда медальгә тәмамлый һәм университетның филологик белем бирү һәм мәдәниара коммуникацияләр институтын сайлый. Зур конкурсны үтеп университетка керүе тормышындагы беренче җитди сынау була, чөнки хәзер чит телләр өйрәнүгә омтылыш көчле. Гүзәлнең югары уку йортындагы уңышлары районда чит телләрне укытуның югары дәрәҗәдә икәнлеген дә сөйли. Өстәмә – икенче профиль сайлау мөмкинлеге дә бар икән. Яшьләр заман җиленең көнчыгыштан исүен тоя, Гүзәлгә дә кытай теле якынрак.
Волонтерлыкка кандидатлар бер урынга ун кеше туры килә. Тел белү белән бергә волонтерлык тәҗрибәсе дә исәпкә алына. Һәр кандидат анкета тутыра, скайп аша туры әңгәмәләшү үтә. Университеттан бу сынауны үткән уналты кешенең дүртесе генә чит телләр бүлеге студенты була. Бу да заман яшьләренең тел белү дәрәҗәсе турында сөйләүче күңелле факт. Гүзәлнең, әлеге сынауны үтеп, җиңеп чыгуында яхшы инглиз теле белән бергә волонтерлык тәҗрибәсе дә исәпкә алына. 2016 елда беренче курста ук Уфада үткән “Мәрхәмәтлеккә чикләр юк” дигән халыкара форумда волонтер булып беренче чыныгу ала.
14-22 октябрь көннәрендә Сочида үткән фестивальгә волонтерлар бер атна алдан җыела. Аларны “Рус йорты” кунакханәсенә урнаштыралар. Үзләре алдында торган бурыч, вазыйфалар белән танышалар, өйрәнү, укулар үтәләр. Башкортстаннан бу игелекле, кызыклы хезмәткә 50 кеше кушыла, арада төрле яшьтәге кешеләр дә була. Гүзәлгә делегатларны озатып йөрү, аралашуга, кирәкле урынга барып җитүгә ярдәм итү (навигация) кебек бурычлар йөкләнә. Фестивальнең гаҗәеп матур итеп уйланган ачу тантанасы, Русия Президенты Владимир Путинның чыгышы, дусларча атмосферада үткән очрашулар, дискуссияләр әле кичә генә үткән кебек. Дөньяны яңача, дуслык, үзара аңлашу шартларында күрергә теләгән делегатлар арасында депутатлар, сәясмәннәр, вазыйфалы кешеләр, артистлар, спортчылар була. Узган кышкы Олимпиаданың бишеге булган Сочиның матурлыгын, уңайлылыгын билгелиләр, Русия халкының ачык йөзле, дустанә булуына сокланалар.
–Канада, Испания, Куба, Һиндстан вәкилләре, гомумән, күпләр белән аралаштык, дуслаштык. Аларны мин үз илләренең алдынгы, бик тиздән сәяси, идеологик аренага киләчәк кешеләре дип кабул иттем. Һәм шушы фестивальдә дуслык, туганлык хисләре кичергән кешеләрнең бөтен кешелек мәнфәгатендә бары тик яхшы гамәлләр генә кабул итәсенә ышанам, – дип сөйли Гүзәл.
Социаль өлкәдә эшләгән, волонтерлык хезмәте белән кызыксынган Һиндстан вәкиле Гүзәлнең үзеннән дә интервью ала. Кызыксыну, аралашу, фикер алышулар күп булган. Ул, файдалы гамәл башкару белән бергә, үзен республикабызның алдынгы, булдыклы яшь кешесе итеп тә күрсәткән. Сочида табылган дуслар белән аралашып, хәбәрләшеп торалар. Гүзәл Садриева волонтерлыкның мавыктыргыч көчен тойган инде, киләчәктә шул юлын дәвам итмәкче. Шулай булгач, зур вакыйгалар аларны тагын очраштырмас дип кем әйтер.
Волонтерлар шәһәрен ябу кичәсендә Гүзәл, башкорт биюен башкарып, алкышлар яулаган. Үзебезнең республика данын, милли йөзен бию аша да таныткан. Безнекеләр диңгезгә баргач, мөмкинлекне кулдан ычкындырамы соң – салкынча булса да, Русия волонтерлары диңгездә су коенырга да өлгергән. Фестиваль логотибы төшерелгән смартфон, волонтерлар өчен тегелгән махсус киемнәр шул вакытларны хәтерләтеп торачак. Кайткач, университет ректоры белән очрашу була. Ректор волонтерларга фестивальне оештыручыларның Мактау грамоталарын тапшыра һәм уку йортының данын яклаучыларга үзләренә күрсәтелгән ышанычны аклаулары, уңышлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә.