Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2017, 18:21

Тату гаилә – ил терәге

Шушы көннәрдә Яшьләр үзәгендә “Яшь гаилә -2017” конкурсы үтте. Бу чарада өч яшь гаилә – Нуртдиновлар, Сахаутдиновлар, Гайнановлар гаиләләре катнашты.

Конкурс өч этаптан торды. Беренчесендә гаиләләр үзләре белән таныштырып үтте. Бу конкурста һәр гаилә оригиналлык күрсәтте. Таңчулпан белән Марсель Гайнановлар, мәсьәлән, гаилә сандыгын саклаганнар. Аннан танышкан, туй, уллары Хәйдәр туган көннәре дә бер-бер артлы саннар булып килеп чыга торды.

Ирина һәм Ирек Нуртдиновлар, балалары Дарина белән Тимур бер-берсе белән таныштырып үтте һәм тормышлары турында презентация тәкъдим итте. Зилия һәм Ильшат Сахаутдиновлар уллары Эмиль һәм Ильназ белән үзләре турында шигырьләр әзерләгән иде.

Икенчесе музыкаль конкурс булды. Гайнановлар һәм Сахаутдиновлар җыр башкарды, Нуртдиновлар музыкаль композиция тәкъдим итте.

Иң кызыклысы өченче конкурс булды. Ул квест-уен формасында үтте. Һәр гаиләгә карта бирелде, алар шуңа карап Яшьләр үзәге бинасы буйлап төрле бүлмәләргә кереп, биремнәр үтәргә тиеш иде. Монда инде аларның җитезлеге дә, төрле сәләтләре дә ачык чагылыш тапты. Рәсем төшерүгә сәләтләре, әкият геройларын белүләре, аш-су өстәлен матурлап бизәү осталыклары, спорт белән дуслыклары – барысы да билгеле булды.

Барлык конкурслар буенча да тәҗрибәле жюри бәяләр куеп барды. Баллар исәпләнеп, гомум нәтиҗәләр чыгарылгач, Гайнановлар – өченче, Сахаутдиновлар – икенче, Нуртдиновлар беренче урынга чыкты. Аларга Дипломнар тапшырылды һәм истәлеккә бүләкләр бирледе.

Әлбәттә, урыннар билгеләү шартлы рәвештә генә иде. Чөнки конкурсның әһәмияте бәяләп бетергесез. Яшьләрнең гаилә корып, авыл җирендә төпләнүе, эшләве үзе зур игътирамга лаек. Жюри әгъзалары – район хакимиятенең яшьләр секторы җитәкчесе Салават Муллагалиев, районның китапханәләр челтәре директоры Миләүшә Янгирова, гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча белгеч Лүзә Сабирҗанова да моны билгеләде. Шулай ук алар чараны әзерләгән Яшьләр үзәге педагогларына киләчәктә мондый конкурсны киңрәк масштабта, районның җәмәгать оешмаларын да җәлеп итеп үткәрергә кирәк дигән тәкъдимнәрен җиткерделәр.

А.Вәлиева.


Читайте нас: