Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2017, 18:13

Шагыйрь сүзе халык күңеленнән чыга

“Кызыл таң” гәзите үзенең 100 еллык юбилее уңаеннан республиканың төньяк-көнбатыш районнарында гәзит укучылар белән очрашулар үткәрә. Безгә мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, үзхәбәрче Гөлнара Гыйлемханова белән бергә күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллин белән дә күрешү бәхете тиде. Очрашыр, сөйләшер чак икән шул – татар яшьләре журналы “Тулпар”га – 25, балалар басмасы – “Әллүки”гә дә 15 яшь. Район үзәк китапханә директоры Миләүшә Янгирова китапханәләр эшчәнлеге белән таныштырды, көтеп алынган кунак – якташ шагыйребез белән әлеге очрашуның киңрәк аудиториядә оештырырга кирәк булганлыгын билгеләде.

–Борайга килүем икенче тапкыр, беренче тапкыр 1972 елда булачак хатыным–Бөре педагогия институтында укыган Клараның практика үтеп йөргән чагында килгән идем,–диде күрше Илеш районында туып-үскән Роберт Миңнуллин.

Шагыйрьнең “Кызыл таң” белән бәйләнешенә ярты гасырдан артык, беренче шигырьләре 1967 елда басылып чыга. Йөз ел дәвамында Башкортстан татарларының тормышын чагылдырып килгән гәзит кенә түгел, Башкортстан белән дә аны күп нәрсә бәйли. Туган ягына кайту аны рухландыра, республиканың күп бүләкләренә лаек булган үз җиренең солтаны, 25 ел Татарстан парламентында хезмәт салган сәясмән дә ул. Биш тапкыр депутат булып сайланган, Декларация кабул итү, Президент сайлаулары алар аша үтә.

–Телебез, холкыбыз, вәзгыятебез, фикер йөртүебез белән яртылаш урыска әйләнеп барабыз. Мин моны сездән каршы фикер көтеп әйтәм, – диюе белән Казаннардан җылы хәбәр көтеп яшәгән безләрне уйландырырга теләдеме?

Үзеннән-үзе җырлап торган лирикасы, балалар өчен шигырьләре белән укучы күңелен күптән арбаган инде. Әйе, үз хисләреңдә генә кайнарга да мөмкин. “Соңгы вакытта халык язмышы хакында уйландырган публицистик рухтагы шигырьләр күбрәк языла”, – диде ул.


Тизрәк баеп калыр өчен

Комсыз булырга кирәк.

Бакыр булсаң да, мөнбәрдә

Алтын булырга кирәк.

Безнең халык ышана ул –

Болтун булырга кирәк.

Кеше төсле яшим дисәң,

Карак булырга кирәк.

Иң әйбәте бу дөньяда–

Дурак булырга кирәк.

Ә мин дурак булалмадым,

Бик аңлыйм, бик тә кирәк.

Ләкин дурак булыр өчен

Баш җитми–акыл кимрәк.

“Усал булырга кирәк”дигән шушы шигыре интернет аша иң укымлысы булып киткән. Аны Минтимер Шәймиев та укыган, укыдым, дип шагыйрьгә үзе шалтыраткан.

–Ошадымы дип сорамадым, үзе әйтмәде, – диде шагыйрь. Ил башлыкларына барып җитеп, Президентлар эзләп укыгач, шагыйрь сүзе бик куәтле булып чыга. Халык шагыйре дигән исем юктан түгел инде.

Борайга Тәтешледән – Әнгам Атнабаевның туган авылы Күрдемнән килешләре. “Башкорт поэзиясен бер башка күтәргән шагыйрь” ди ул өлкән дусты хакында. Бүген Татарстанда Атнабай иң популяр шагыйрьләрнең берсе икән. “Хәтта начальство да ярата,” дип куйды. “Миңа тормышта гел әйбәт кешеләр туры килде” дип, милләтебезнең йөзек кашы булган шәхесләрне барлый, алар хакында истәлекләрне мәңгеләштерүгә көч сала. Наҗар Нәҗминең үзендә сак-ланган илледән артык шигырен китап итеп бастыру ниятен белдерде. Тәрбияле, әүлиядәй асыл зат Фәридә Кудашева турында истәлекләрен дөньяга чыгарган.

Казан белән аралар бик якын безнең. Районда яшәп иҗат итүче Рафига Усманова быел Бөтендөнья татар конгрессы “Минем халкым” гәзите уздырган “Бу минем әнием” бәйгесендә җиңүче дипломына һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек була. Роберт Миңнуллин аңа әлеге зур бүләкләрне тапшырды. Шагыйрә Роберт Миңнуллинның “йөрәкләрне канаткан” туган тел темасын алга куюы, дәүләт эшлеклесе буларак та җимешле эшчәнлегенә сокланып язылган шигырен укыды. Очрашуда “Кызыл таң”га язылу барышы да читтә калмады. Казан кунагы Илшат Сибәгатуллин шагыйрь сүзләренә язылган “Татар җыры” бәйгесендә җиңүче булган (хәер, бар җырлары да җиңүче булырга лаек инде) җырларны башкарды. Бакалы авылыннан Флүн Биктиев, «Ахирәтләр» ансамбле аның сүзләренә язылган җырларны яратып башкаруын белдерде. Татарстанның атказанган артистлары Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар Ә.Атнабаевның “Игезәкләр” спектакленнән өзек күрсәтте. “Тукай моңнары” конкурсында шагыйрьнең бик тә популяр “Татарларым” оран-поэмасын укып җиңү яулаган гимназия укучысы Искәндәр Исламовның чыгышы олы кунагыбызга чын бүләк булды.

Очрашудагы чыгышлардан шагыйрьнең никадәр халыкка якын булуын, һәркемне ниндидер җепләр бәйләгән, чын-чыннан халык шагыйре икәнен тоярга мөмкин иде. Район Советы секретаре Гемир Нуртдинов үзе “Башкортстан пионеры”ның 50 еллык юбилеенда гәзитнең хәбәрчесе буларак катнашып, Роберт Миңнуллин белән бергә президиумда утыруын искә алды. Мәдәният ветераны Радис Солтанов халык шагыйре иҗатының мәдәният хезмәткәрләре өчен өстәл китабы булуын, бу очрашудан соңгы тәэссоратларның атна буена дәвам итәчәген белдерде. Алия Хәйруллинаның һәрвакыттагыча бик эчтәлекле чыгышыннан дөньяда иминлекне булдырыр өчен шагыйрьнең “Табыйк бер җыр” шигырен бар дөньяга девиз итеп язып куярлык диюе белән һич икеләнүсез килешәсе килә. Наилә Дәүләтгәрәева, Роберт Миңнуллинның шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп, авторга зур бүләк әзерләгән. Фәнзия Максютова, Мәсүфә Әюпова, Земфира Гәрәйханова илһамлы иҗатка мәхәббәтләрен җиткерде.

“Кызыл таң” язмышы да темадан читтә калмады. Әлбәттә, бу гәзитнең элекке елларда никадәр популяр булуы хакында күп сөйләнә. Аның, гомумән, милли басмаларның тиражы, киләчәктәге укучылары турында уйланырга урын бар. Сәясәттә, җәмгыятьтә реформалар булды, булачак та. Милләтне, телне саклау омтылышы халыкның үзендә булырга тиеш. Әлеге очрашу үз халкыңның көчен, бөеклеген тоярга ярдәм итте һәм күңелдә “шушы телне, мәдәниятне югалтырга хакыбыз бармы” дигән уйны уятты.


Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: