Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2017, 18:18

Иң яхшы хатны кем язган?

Русия Почтасы XV Бөтенрусия “Иң яхшы хат дәресе” балалар конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләр арасында Борай беренче мәктәбе укучысы Салават Әхәтов (укытучысы Айсылу Әхәтова) та бар.

Конкурс шартлары буенча укучылар бирелгән темаларның берсенә хат формасында инша язарга, ә укытучылар жюри хөкеменә үзләре эшләгән хат язу дәресен үткәрү методикасын күрсәтергә тиешләр. Салаватның иншасы “Тарихлар төпкеленнән. Минем гаилә тарихы һәм легендалары” номинациясендә икенче урынга чыкты.

Русиянең төрле төбәкләреннән 40 укучы һәм өч укытучы “Иң яхшы хат дәресе – 2017” конкурсы җиңүчеләре булып танылды. Ә Башкортстаннан барлыгы өч укучы, безнең Салаваттан тыш, Туймазыдан Вадим Хәбиров һәм Бишбүләктән Эллина Адыева бу исемлеккә керде.
Читайте нас: