Кызганычка каршы, күпчелек гражданнар, аеруча авылларда еллар дәвамында диспансерлау үтми. Спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, туклану режимын үтәмәү, үз-үзеңне дәвалау авыруларны хроник стадиягә җиткерә. Кешеләрнең үз сәламәтлегенә булган мондый мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә, тиешле комплекслы чаралар күрергә кирәк.