Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2017, 13:08

Яшьләр "сыйфатлы" булырга тиеш

Республика Башлыгы Рөстәм ХӘМИТОВ:- 2030 елга Русиядә 1990нчы еллар ахырындагы демографик хәлгә бәйле 35 яшькә кадәр гражданнар саны якынча дүрттән бер тапкыр кимиячәген исәпкә алырга кирәк.

Бу шартларда ил, Русия икътисады өчен һәр кеше кадерлегә әверелә. Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов фикеренчә, яшьләр санын арттыру мөмкин булмаганда, аларның “сыйфаты”на – белемлелеге, сәламәтлеге, иҗади куәтенә актив йогынты ясау кирәк. Яшьләр технологик һәм социаль инновацияләрдә төп этәргеч булып чыгыш ясарга тиеш.



Кызганычка каршы, бүген яшьләр эш эзләүдә, гаилә коруда, торак мәсьәләсен хәл итүдә каршылыкларга очрау сәбәпле, катлаулы тормыш хәлендә кала. Нәтиҗәдә, алар кемнең дә булса тәрбиясендә торуны хуп күрә, хәвеф төркеменә керә. Бу илнең яңару юнәлеше таләпләренә җавап бирми. Бүген алдынгы мәгариф системасы булган Европа дәүләтләренең күрсәткечләре – югары. Гражданнарның көтелмәгән уңышка ирешү күрсәткече 90 процентка җитә. Мәгариф, фән һәм мәдәният дәрәҗәсе, аларның алдына куйган бурычлары, инновацияләргә әзерлеге республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру, аның икътисадын ныгыту өчен якындагы 10 еллыкка төп фактор булып тора.



Читайте нас: