"Иң мөһиме - монда формализмга һәм мәҗбүр итүгә юл куймау. Дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү кызыклы, иҗади, заманча тренд булырга тиеш", диде Хәмитов депутатларга мөрәҗәгатендә.
Төбәк башлыгы Башкортстанда дәүләт һәм туган телләрне өйрәнүне камилләштерү өчен чаралар күрелүе турында әйтте: тиешле фәрман дөнья күрде, аны тормышка ашыру өчен план әзерләнде, диде.
Рөстәм Хәмитов туган телгә һәм мәдәнияткә сөю тәрбияләүдә мөһим урынны гаилә алып тора, ул милли мәдәниятне, туган телләрне саклап калуның нигезе булып тора, дип исәпли. Шул уңайдан Башкортстан башлыгы республиканың 100 еллык юбилее елында Бөтенрусия гаилә фестивале уздырырга кушты.