Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2017, 13:02

Кадрларны икътисад таләпләренә ярашлы әзерләү зарур

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:- Вузларда белем бирү процессы практика үтү юнәлешенә күчә. Бүген дәресләр университетларның турыдан-туры предприятиеләрдә урнашкан кафедраларында үткәрелә. Белгечләрне әзерләү өчен 1,5 мең оешма белән килешү төзелгән.

БДУ, УДНТУ, УДАТУда инжиниринг үзәкләре, инновацион продукт җитештерү буенча технологияләр уйлап табучы лабораторияләр булдырылды. Агымдагы елда нефть университеты терәк университетларны үстерү программасын гамәлгә ашыру буенча илдә лидерлар сафында.



Шул ук вакытта республикада кадрларны икътисад таләпләренә ярашлы әзерләү структурасы буенча системалы чаралар юк. Әлеге эшне дәүләт власте органнары дәрәҗәсендә тиешле анализлау, координацияләү һәм аңа идарә итү җитешми.

Читайте нас: