Укучыларны һөнәрләр һәм предприятиеләр белән таныштыруда дөрес һөнәри юнәлешнең барлык уку-укыту учреждениеләре өчен дә төп темага әверелүе мөһим. Бу эшкә әлеге тармакта эшчәнлек алып баручы министрлык һәм ведомстволар, эш бирүчеләр берлекләре, бизнес вәкилләре кушылырга тиеш. Ике яклы уку-укытуның сыйфатын күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Шул вакытта укучылар инде таныш җитештерү мәйданчыкларына яхшы технологик әзерлек белән киләчәк.