Утырышта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән чыгыш ясады. Республика җитәкчесенең Юлламасы – ил масштабында һәм халыкара даирәдә сәяси һәм икътисади чынбарлыкны исәпкә алып, якын киләчәккә төп үсеш юнәлешләрен билгеләүче мөһим документ. Башкортстан Башлыгы республиканың социаль-икътисади үсешен, социаль йөкләмәләрнең үтәлешен бәяләде. Юллама төбәк тормышының барлык якларын – законнар чыгару базасын, икътисадны, сәнәгатьнең төрле тармакларын, авыл хуҗалыгын, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, мәдәниятне, гражданнарны социаль яклауны үз эченә ала.