Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2017, 16:32

Төп игътибар – социаль сәясәткә

Республика Башлыгы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте

Төп макроикътисадый күрсәткеч – Башкортстанның төбәк тулаем продукты – 2010 елдан алып 20 процентка кадәр үсте. Бу турыда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламасында хәбәр итте.

Төбәк җитәкчесе соңгы 7 елда сәнәгать җитештерүе, инвестицияләр, торак, автомобиль юллары төзелеше сизелерлек – өч тапкырга артуын билгеләде. Рөстәм Хәмитов киләсе елда фән, медицина һәм мәгариф инвестицияләренә тотыласы бюджет чыгымнарын яңадан карарга чакырды. Моңа бәйле рәвештә халыкның мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге белемнәрен күтәрүгә юнәлтелгән программа эшләргә кушты. Ә телне һәм мәдәниятне саклап калу бурычы гаиләгә йөкләнгәнен әйтте. Юллама белән чыгыш 47 минут барды. Бу вакыт эчендә республика Башлыгы киләсе елда законнар чыгару һәм башкарма властьлар чишәргә тиешле мәсьәләләрне билгеләде.

Республикада гаилә сәясәте өлкәсендәге хәлне Рөстәм Хәмитов “Кыйммәтле бала эрасы” дип атады. Соңгы елларда төбәктә гаиләгә һәм балага зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелсен өчен тулы система булдырылды. Ана капиталыннан тыш, ата-аналар беренче бала тугач, торак шартларын яхшырту максатында 300 мең сум ярдәм ала. Шулай ук республикада туу сертификаты һәм социаль бала караучы программалары эшләп килә. Артабан гаиләләргә төрле ярдәм күрсәтү буенча җаваплылык муниципалитетлар иңенә йөкләнәчәк, диде төбәк Башлыгы.

Рөстәм Зәки улы республика Хөкүмәтенә көллият һәм югары уку йортларында белгечлекләр реестры булдырырга, яңа һөнәрләр навигаторы төзергә кушты. Җитештерү өлкәсенә һәм көндәлек тормышка да цифралы технологияләр кертү ихтыяҗы барлыгын ассызыклады.

Үткән еллардагы кебек үк, Юлламада социаль сәясәткә, аерым алганда авыл җирендә сәламәтлек саклау сыйфатына, зур игътибар бирелде.

Юлламаның тулырак вариантын гәзитнең сайтыннан (http://rbsmi.ru/alga-rb) карагыз.
Читайте нас: