Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2017, 17:43

Күзләреңнең нуры күңелемдә калган

Аналар көне илдә егерменче тапкыр билгеләнә. Бәйрәм уңаеннан быел район китапханәсенә сәләтле балалар тәрбияләгән аналар чакырылды.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, аналарны бәйрәм белән ихлас котлап, ныклы тазалык, имин тормыш теләде.

–Туып дөньяга баккач та сабый иң башлап әнисенең күзләрен күрә. Әле аңламаса да, әни күзләре, аның назлы карашы сабый күңелендә иң кадерлесе булып кала, без гомер буе шул карашны тоеп яшибез, – диде ул.

Уфада шушы Аналар көне уңаеннан үткән тантанада катнашкан район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгирова Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның җылы котлавын җиткерде. Район күләмендәге мондый чаралар узган елларда күп балалы, инвалид балалар тәрбияләгән, өлкән яшьтәге аналар катнашлыгында үткән иде. Бу юлы кичә түреннән талантлы балалар тәрбияләгән ханымнар урын алды. Һәр бала күңеленә талант очкыны салынган, бары тик аны кабызып җибәрергә генә кирәк. Гаилә, аналар җылысы шул очкынны дөрләтүче ялкын ул.

Чалкак авылыннан килгән Ирина һәм Анфис Мифтаховлар гаиләсендә сәләтле, булдыклы дүрт бала үсә. Аеруча кечеләре Илнар ирешкән уңышлар сокландыра. Егет бию буенча фестивальләрдә лауреат була, хоккей уйный, бадминтон буенча республика күләмендә яулаган медальләре санап бетергесез. Тик бу үрләр җиңел генә яуланмаган. Илнарның бәләкәйдән ике колагы да ишетми. Ана кеше сыгылып төшми, улын Уфадагы махсус мәктәпкә урнаштыра. Балаңны, җитмәсә һәрчак ана ярдәменә мохтаҗ нәниеңне, йөрәгеңнән өзеп, әйе, нәкъ йөрәгеңнән өзеп, чит-ят арасында калдыр әле. Моның никадәр авыр икәнлеген Ирина Мифтахова үзе генә белә. Тик бу очракта акылның хисләрдән өстенрәк булырга тиешлеген аңларга көче җитә. Бүген баласы тормышта ныклы басып тора һәм урләр яулый.


Район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән Әлфия Һәм Рамил Миндияровлар гаиләсендә дә берсеннән-берсе талантлы өч бала үсә. Вадим Казан дәүләт энергетика университетында магистратурада белем ала. Айгөлләре дә Казан Федераль университетының вокаль бүлеген сайлый, Алсу Борай өченче мәктәбендә укый. Вадим да, Айгөл дә – Борай сәхнәсендә үскән балалар, икесе дә “Жасмин” ансамблендә бии. Бүген Айгөлнең җырлаганын Татарстан телевидениесе һәм Башкортстанның “Юлдаш” радиосы аша ишетәбез. Кыз Динә һәм Рафаэль Латыйповлар белән гастрольләргә дә чыга. Аның экрандагы җыры әлеге кичәне сәламләве булды.

Мусиннарны язмыш үзенчә сыный. Аяусыз чир тормыш иптәшен тартып алгач, Мөнир ике бала белән ялгыз кала. Яңавылдан Гөлназның килүе сүнеп калган тормышларына яктылык, җылылык өсти. Гаиләдә хәзер биш бала, өлкәннәре югары уку йортында белем ала, берсе эшли. Өченче мәктәптә укыган Юнир спорттагы уңышлары белән сөендерә, фоторәссам да ул. Табигать күренешләрен, мизгелләрне үзенчә күрә һәм рәсемдә калдыра. Матурлыкка, тормыш китабының яңа битләрен ачарга омтылышны ана сөюеннән ала.

Салават кызы Зинфира һәм Фаил Вәлиевларның тормышы гаилә башлыгы прапорщик булып хезмәт иткән Германиядә башлана. Беренче кызлары Регина да шунда туа. Нефтекамада, Пермь өлкәсендә яшәп, Борайга кайтып төпләнгәндә, гаиләдә өч кыз була. Зинфира хәзер үзе биш балага дәү әни. Кечеләре Эрика – оста скрипкачы, өченче санлы “Кояшкай” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Барлык әниләргә багышлап бүләк иткән скрипка моңнары белән күңелләрне арбаган Эрика үзе дә – өч бала тәрбияләгән хөрмәтле аналарның берсе.

Рәмзия һәм Фаил Зариповлар уллары Шамил һәм кызлары Җәмиләне чын милли рухта тәрбияли. Татарча китаплар, татар җырлары. Кәшкәләү мәктәбеннән соң Башкорт дәүләт, аннан соң Казан федераль университетларында белем алу, иҗади конкурсларда җиңүләр, фәнни хезмәт белән шөгыльләнү – Җәмиләнең эшчәнлеге күп төрле.

–Бар ирешкән җиңүләрем, казанышларым артында әнием тора. Ул үзенең төп бурычын намус белән үтәде – балаларында кешелек сыйфатларын, туган телебезгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләде,–диде кыз әнисе турында. Рәмзия Зарипова кичәне җыры белән дә ямьләде.

Туган телгә генә түгел, туган җиргә мәхәббәт тә әниләрдән башлана. Талантларның да иң зурысы туган җиргә мәхәббәт, туган туфрагыңа тугрылыктыр. Бу купшы сүзләрдә түгел, иң авыр, мәшәкатьле авыл хуҗалыгы хезмәтен сайлауда һәм аны яратып башкаруда чагыла. Моны Рина һәм Рәфит Багауовлар гаиләсеннән дә күреп була. Аларның өлкән уллары Ленар, Екатеринбург авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегендә баш зоотехник булып эшли. Авиация–техник университетын тәмамлаган икенче уллары Алмаз, кызлары Зилия кебек үк, сәнгать остасы, матур бии, гитарада, гармунда, курайда уйный. Бу юлы курайда уйнап кичәне ямьләде.

Коробейниковлар Теплякне генә түгел, бөтен Башкортстанны дөньяга танытты. Нина һәм Андрей Коробейниковларның уллары бәләкәйдән чаңгыга баса, җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Өлкән сыйныфларда әтиләре кул астында ачери-биатлон (чаңгыда йөрү һәм уктан ату) белән шөгыльләнә. Бөре педагогия институтында укыганда Русия җыелма командасы составына керәләр. 2005 елда Италиядә үткән ачери-биатлон буенча эстафета ярышларында Евгений Коробейников дөнья чемпионы булып таныла.

–Уңышлы балаларны яратуы рәхәт, җиңүләре белән горурлануы да күңелле. Авыру, ярдәмгә мохтаҗ балаларны яратырга кирәк, – диюе белән Нина Коробейникова аналар өлешенә төшкән тагын бер сынауларның авырлыгын күз алдына бастырды. Ул егерме ел авыру кызын тәрбияли һәм баласының рәхмәтен тоеп, шуннан көч алып яши. Монысы инде әниләрнең берничек тә үлчәп булмый торган, риясыз, чиксез яратуының иң ачык чагылышыдыр.

Ил сакчыларын да әниләр тәрбияли һәм алар гына, бар сабырлыгын салып, улларын көтә белә. Русия ДОСААФының БР буенча Борай районы урындагы бүлекчәсенең хәрби-патриотик тәрбия буенча өлкән белгече Эльмира Хәмәтнурованың чыгышында аналар өлешенә насыйп шушы сынаулар сагышы да чагылды. Игенче, җырчы, табиб, галим, төзүче, ягъни бу дөньяны бар итүчеләрнең барысын да әниләр үстерә һәм гомер буе балаларының шатлыгын, хәсрәтен күңеле аша үткәреп яши. “Оҗмах әниләрнең аяк астында”, шушы сүзләрне кабатлыйсы гына килеп тора. Барлык әниләр дә олы хөрмәткә лаек, иң кадерлесе – күзләренең нуры күңелләребездә калган үзебезнең әнкәйләр.

Район китапханәләр системасы оештырган бу кичәне Диләрә Нурова күңелгә ятышлы итеп алып барды, Эрнест һәм Денис Арсланов, Салават Ситдыйков, Эльмира Хәмәтнурова, Флүн Биктиев җырлары, Таңатар авылыннан укучы кыз Зилина Гыйләҗева матур биюләре белән бизәде.


Ф.Бәдертдинова.
Читайте нас: