Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2017, 17:53

“Без беркемнән ким түгел”

Күрү буенча инвалидлар оешмасының Борай бүлегенә биш район карый. Барлыгы 316 кеше – 1-2-3 төркем инвалидлар әлеге җәмәгать оешмасында әгъза булып торалар. Һәр сукыр яисә начар күрүче биредә исәптә тормый, чөнки оешмага керү ирекле, димәк, инвалидлар саны күбрәк тә булырга мөмкин.

Начар күрүчеләр яисә сукырлар җәмгыятьтән читтә калмасын өчен төзелгән бу оешма. Алар мәнфәгатендә Хөкүмәт зур хәстәрлек күрә. Сукырлар өчен реабилитация программасы бар. Мәсәлән, аларга төрле китаплар, аларны уку, тыңлау җайланмалары, таяклар (трость) бирелә. Инвалидлар өчен тәгаенләнгән “Наша жизнь” дигән журнал чыга.

Район үзәк китапханәсе начар күрүчеләр, сукырлар белән актив эшли, алар белән чаралар оештыра, китап укуны тәэмин итә.

Сукырлар җәмгыятендә Бөек Ватан сугышының ике инвалиды, 21 тыл ветераны исәптә тора. Оешманың иң күп әгъзасы (93 кеше) Борайда яши.

2017 елда башлангыч оешмаларда отчет-сайлау җыелышлары үтте. Районнарның хакимият башлык-лары да оешмага җитди ярдәм итәләр. Бу җәһәттән без Борай районы хакимияте башлыгы Борис Нурисламовка рәхмәтлебез, чөнки ул безнең инициативаларны күтәреп ала. Безгә уңайлы эшләү шартлары тудырган “Алга” гәзите редакторы Ильяс Сафиуллинга рәхмәтебез чиксез. Җәмәгать оешмасы буларак, матди хәлебез йомшак. Шуңа без спонсорларга мөрәҗәгать итәбез. Алар ярдәме белән билгеле композитор Вәсил Хәбисламовның – 80, Миләүшә Солтанованың 60 яшьлек юбилейларын үткәрдек, Ирина Нафикованың истәлекле көнен билгеләдек, башка төрле чаралар оештырдык.

Әлбәттә, Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, комплекслы үзәк җитәкчеләренә дә рәхмәт. Ә инвалидларга сәламәтлек, тулы канлы тормыш белән яшәүләрен телим.

М.Фәрхетдинов,

Бөтенрусия Сукырлар җәмгыяте оешмасының районара бүлеге җитәкчесе.


Читайте нас: