Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2017, 17:47

“Алга”сыз яшәмәдек

Руза Шәймәрданова Даутлар авылында Фәния һәм Заһит Садрисламов гаиләсендә тәрбияләнеп, бәләкәйдән район гәзите “Алга”ны укып үсә.

“Авылда “Алга”ны алдырмаган гаилә юк иде. Ул шулай булырга тиеш кебек, өең бар икән – “Алга” килергә тиеш дип, кечкенәдән шуңа күнегеп яшәргә өйрәнеп үстек. Кузбайга килен булып төшкәч тә район гәзите килүен дәвам итте. 20 елдан артык колхоз идарәсендә бухгалтер булып эшләү дәверемдә дә языла килдем мин аңа. Ике улым да шул гәзитне укып үсте. Гәзитне өйгә алып керү белән беренче битеннән башлап, соңгы хәрефенә кадәр тын да алмый укып чыгабыз”, – диде Руза Заһит кызы.

Кузбай авылының хат ташучысы Юлия Хаҗиеваның эшеннән дә канәгать икән безнең әбүнәчебез. Һәр өйгә кереп, гәзит-журналларга язылу турында аңлатып йөрүен, аның почтаны да үз вакытында таратуын сөенә-сөенә сөйләде “Һәр атнаны приз” бүләкләр уйнатуында салат савытлары җыелмасы откан Руза Шәймәрданова.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: