Быелның узган чорында гына республикада 3605 юл-транспорт фаҗигасендә 430 кеше һәлак булды, 4642се төрле тән җәрәхәтләре алды. Бу юл фаҗигаләренең 389ы балалар катнашлыгында булып, аларның 22се үлгән, 399ы җәрәхәтләр алган.
Юл корбаннарын искә алу көнендә Борай гимназиясе укучылары белән берлектә авариядә калып, кешеләр үлгән автомобильләрне карарга штраф-стоянкага бардык. Һәлак булучыларны искә алып, җимерек машиналар өстенә чәчәкләр салдык һәм һавага шарлар очырдык. Бу кызганыч мизгелләрдә, күпләрнең күзләре яшьләнде.
Шулай ук юлда водительләрне туктатып, Юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан үткәрелгән акциянең максатын аңлатып, юл хәрәкәте хәвефсезлеген искә төшерүче белешмәлекләр тараттык. Водительләрнең күбесе бу чараны үткәргән өчен рәхмәт белдерде.
ЮХХДИнең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы, полиция майоры.