Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2017, 18:24

Күпер салу – саваплы эш

Узган җомга көнне Фрунзе һәм Пионер урамнарын тоташтыручы яңа күпер сафка басты. Яшь депутатлар ассоциациясе һәм район Советы депутаты Марат Ахунов җитәкчелегендә шул урын яхшылап тазартылып, әзерләнде. Мондагы төзү эшләрен Тимерхан Хаҗетдинов җитәкчелегендәге бригада алып барды. 30 ел элек депутат Рәвис Максютов төзеткән күпер урынына кыска гына вакыт эчендә 49 метрлы, сыйфатлы материалдан ясалган яңасы, тагын да күркәмрәге калкып та чыкты.

Тантаналы вакыйгага Борайның шушы як өлешендә яшәүчеләр җыелган иде. Басма, күперләр, юллар салуның никадәр саваплы булуы хакында районыбызның имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зарипов үзенең вәгазь сүзләрендә җентекле итеп аңлатып үтте. Районыбызда мондый шатлыклы вакыйгалар – юл, күпер һәм башка төзелеш объектларын ачу тантаналары булып торуы, халкыбызның яшәү-көнкүрешен кайгыртып, игелекле эшләрнең тормышка ашырыла баруы хакында җыелучылар алдында район Советы секретаре Гемир Нуртдинов чыгыш ясады. Ул күперне салдырырга ярдәмләшкән иганәчеләргә рәхмәтен белдерде. Авыл биләмәсе башлыгы Айрат Кәримов күпернең халыкка кирәклеген, Фрунзе белән Пионер урамын тоташтыручы төзелеш объектының бер ай эчендә сафка басып, кешеләргә, шушы тирәдән укырга йөрүче мәктәп укучыларына зур файда һәм уңайлылык китерәчәген әйтеп узды. Айрат Фәтхи улы, халыкка мөрәҗәгать итеп, күпер һәм аның тирә-юнен таза, чиста тотырга өндәде. Район советы депутаты Марат Ахунов та мондый файдалы эшләр башкарганда ярдәм кулы сузган иганәче якташларыбызга рәхмәтен белдерде. Һәм, иң мөһиме, артабан шушы башкарылган эшләрнең кадерен белеп, сак караш булдырырга чакырды. “Көчле техника ярдәмендә тирә-юнь тазартылды. Чүп-чарның бу чокырга күп итеп ташлануына, табигатьне ямьсезләп, пычратуларга читтән килгән кешеләр дә гаҗәпләнде. Әлбәттә, чит авыллардан китереп ташламыйлар, шушы күпердән үтеп йөрүчеләр калдыра аны. Һәм киләчәктә, мондый ямьсезлекләр кабатланмасын иде,” – дип үтенечен белдерде яшь депутат. Чынлап та, бу көнне тирә-якның ямьлелеге күңелләргә күтәренкелек өстәде, ә ике якны тоташтыручы яңа күпер түземсезләнеп үзенең төп вазыйфасы – кешеләргә файда эшли башлауны көтеп тора иде.

Тантана мәдәният йорты артистлары тәкъдим иткән концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәмгә килүчеләр канәгатьлек белән төзүчеләргә рәхмәтләр укып, яңа күпердән атлады.

М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: