Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2017, 11:56

Һәр сабый үз ризыгы белән туа

Яшь гаилә Венера һәм Радис Хуҗиннар Силасауда яши. Алар туган авылларында үзләренең мәхәббәт җимешләре – 5 балаларын матур итеп үстерә, рәхәтләнеп дөнья көтәләр.

Өлкән уллары Радмирга 10 яшь, ә иң кечеләре Самирага 10 ай. Әмир – 7 яшьлек, быел беренчегә керде, алар дүртенче класста укыган абыйсы белән һәр көн шатлана-шатлана Силасау башлангыч мәктәбе ишеген ачып керәләр. 5 яшьлек Альмира, 3 яшьлек сеңлесе белән көн дә иртән җитәкләшеп авылдагы балалар бакчасына юл ала. Силасауда башлангыч мәктәпнең һәм балалар бакчасының эшләп килүенә Хуҗиннар район хакимиятенә, мәгариф бүлеге җитәкчеләренә чиксез рәхмәтле. Газизләрең үз авылыңда укып, балалар бакчасына да шунда йөрсәләр, ата-анага зур сөенеч булганын Венера белән Радис та кат-кат сөйләде, бу бәхет озак дәвам итсен иде, диеште алар. Сабыйларының сәламәт булып үсүләрен, артабан да лаеклы белем биреп, һәр баласының тормышта үз урыннарын табуларын тели әти-әни. Радис Әвис улы: “Һәр бала үз ризыгы белән туа. Таза, гомерле генә булсыннар. Без гаиләдә 7 бала үстек. Әни 37 ел буе фермада сыер савучы булып эшләде. Әтиебез механик иде. Мәрхүм булуына бер ел булды. Уңган, тырыш әти-әнием үрнәгендә без дә балаларны эш яратырга өйрәтеп үстерәбез”, – диде. Ышанычлы, җитди карашлы, максатлы, тырыш гаилә башлыгының көчле иңнәре – биш баласының әнисе Венерага терәк һәм ышык. Бу гаиләдә сабыйларның һәрберсе көтеп алынган икәнлеге ныклы сизелә. 4 абый-апа, әти-әни, дәүәни, туганнар сөюенә чумган 10 айлык Самиралары. Икенче тешен чыгарып килгән бәләкәчнең тынычсызланулары гаилә әгъзаларының яратуында эреп, юкка чыга.

Дүрт сыер, ике ат, башмак-бозаулар, кош-корт асырыйлар Хуҗиннар. Яшелчә-җимешләре дә үз бакчаларыннан. Ленин исемендәге хуҗалыкта ветфельдшер булып эшләгән әтиләре янында уллары да мал-туар җанлы булырга, авыл хезмәтенә өйрәнә. Мәктәптән кайткач бозауларны эчерүгә Радмир җаваплы. Әмир күзләре начар күргән дәү әнисенә Самираны карарга ярдәмләшә. Туган нигез сабыйлар көлүеннән гөрләп торганына Җиһанур апа да куана. Чөнки Әвис абый белән аның тәрбиясе бушка китмәгән. Үсеп, буй җиткәч нәкъ шундый эшсөяр, бала җанлы итеп күрәселәре килде бит аларның да нарасыйларын. Венера килене таңнан торып, дүрт сыерның сөтен савып, эшкәртә, аш-су хәстәрли. Камыр белән мәш килгәндә кызлары да, әниләре янына өйрәнергә-булышырга йөгереп килеп җитә. Өйләренең чисталыктан балкып торуы да, балаларның өс-башының пөхтәлеге дә киленнең булдыклылыгыннан. Ул шушы төп нигезгә Краснокама районы, Яңа Актанышбаш авылыннан төшкән. Тәүдә Нефтекамада яшәп алсалар да, авылга кайтып яши башлауларына инде җиденче ел. Иртәнге алтыда хуҗалыкта эш кайный башлый. Балалар да тупылдап, тәгәрешеп, әти-әниләренең эштән тәм табып яшәүләрен карап-күзәтеп, тормышка яраклашып үсәләр. Җитешлектә, барлыкта яшисең килсә, иренмичә, эштән ләззәт табып, тирә-юнеңне Силасаудагы күп балалы Хуҗиннар кебек гөлгә күмеп, бу дөньяга туганың өчен шатланып һәм бәхетле сабыйлар үстереп яшәргә кирәк!


М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: