Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2017, 12:23

Моңнан торган иҗат үлемсез

Октябрь азагында безнең Бадрак авыл китапханәсендә районыбызның, авылыбызның йөзек кашы булган якташыбыз, күренекле лирик шагыйрә Нәфисә Мәүләви кызы Хәбибдиярованың хәтер кичәсе булып узды. Аның фани дөньядан мәңгелек йортка күчүенә 19нчы октябрьдә бер ел тулды.

Без аны бик юксынабыз, сагынабыз, һәрчак искә алабыз. Нәфисә апаның вакытсыз үлеме барыбызның да уртак кайгысына әверелде. Нәфисә Мәүләви кызының якты истәлегенә багышланган кичәгә шагыйрәне яраткан, хөрмәт иткән иҗатташлары, туганнары, дуслары аның иҗатына битараф булмаган авылдашлары килде. Кичәбез Нәфисә апаның “Юлдаш” радиосының 2015 елдагы чыгышы язылган тасманы тыңлап башланды. Аның тавышын ишетү безнең барыбызга да дулкынландыргыч тәэсир итте. Шагыйрә безнең белән бергә булган кебек тоелды. Ирексездән күзләрдән яшь тамды. Хәтер кичәсенә Борайдан иҗатташ дуслары, шагыйрәләр Р. Усманова, Ф. Максютова һәм М. Әюповалар килде. Алар барысы да Нәфисә Мәүләви кызына багышланган югалту хисләре белән тулы шигырьләрен укыдылар. Җаннарны тетрәндергән югалту ачысы беркемне дә битараф калдырмады. Кунакларның һәрберсе шагыйрә турында истәлекләре белән уртаклашты. Экраннан аның фотосурәтләре, шигырьләре бер-бер артлы күрсәтелеп барды. Үзебезнең якташыбыз, Бадрак авылының үзешчән композиторы Назиф Сәйфетдиновның Нәфисә апа шигырьләренә язылган моңлы җырлары барысының да күңеленә хуш килде. “Мин булырмын йолдыз”, “Бүләк”, “Гармунчыга”, “Ике тамчы бәллүр” җырларын тыңладык. Борайдан килгән Ә. Дәүләтгәрәева (балалар иҗат йорты), И. Исмәгыйлова (район китапханәсе) шагыйрәнең нечкә күңелле булуын, шигырьләре онытылмаслык икәнлеген сөйләп үттеләр. И. Шакиров Нәфисә туганының барлык кешегә юмарт, киң күңелле, ачык булуы турында дулкынланып искә алды. А. Нафыйкова кичәгә Бөре каласыннан кайтты һәм Нәфисә Мәүләви кызының “Сагышлану” шигыренә язган көен тәкъдим итте. Тукай авылыннан Ф. Гайсина мәдәни чараларны оештыруда Н. Хәбибдиярованың ярдәме әйтеп бетергесез булуын шагыйрәне юксынып, хатирәләргә бирелеп сөйләде. “Калмыяз тургайлары” әдәби оешмасы да яраткан шагыйрәне югалтып, ятимсерәп калды”, – диде ул. Якташ шагыйрәбез турында Бадрак авыл биләмәсе башлыгы И. Мидатов, ветераннар советы рәисе Ф. Шакиров, туганнарыннан Р. Гыйләҗева һәм башкалар истәлекләре белән уртаклаштылар.

Казанда яшәүче Әбри Хәбриев Нәфисә Хәбибдиярованың “Урталайга бүлдем” шигыренә көй иҗат иткән. Киләчәктә моңга сугарылган шигырьләре җыр булып яңгыраячагы хакында барыбыз да әйтеп уздык.

Нэля Нафыйкова, китапханәче.


Читайте нас: