Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2017, 12:17

Исерткечләр сатуда закон бозулар ачыкланды

Башкортстан Республикасы Балтач районара суды тарафыннан Н.га карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.17.1 статьясы 1 кисәге буенча административ хокук бозу турында эш каралды. Бу статья физик шәхесләр тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык продуктларын ваклап сатуга кагыла.

Материалларда Н.ның үзе яшәгән урында спиртлы эчемлекләрне ваклап сатуы ачыклана. Эксперт нәтиҗәсенә ярашлы, ике пыяла флакондагы үтә күренмәле сыекчаларның этил спирты булуы, тикшерү вакытына аларда су кушылмаган спирт исәбендә агулы микрокушылмалар барлыгы ачыкланды.

Суд утырышында Н. хокук бозулардагы гаебен таныды.

Кодексның әлеге статьясы 30 меңнән 50 мең сумга кадәр административ штраф һәм алкогольле продукцияне конфискацияләү формасында җәза бирүне күздә тота. Кылынган закон бозуның характерын исәпкә алып, суд Н.ны гаепле дип тапты һәм РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекысның 4.1 статьясының 2.2 һәм 2.3 кисәге положениеләрен кулланып, спиртлы продукцияне конфискацияләү белән бергә, 15 мең сум күләмендә административ штраф түләтүне билгеләде.


Н. Мусина,

суд утырышы секретаре.


Читайте нас: