Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2017, 12:04

Гражданнарны кабул итү ункөнлеге үтә

27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр “Бердәм Русия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Башкортстандагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә партиянең 16 еллыгына багышланган кабул итүләр үткәрелә. Бу чараны үткәрү мәсьәләләре 17 ноябрьдә республикада гражданнарны кабул итүгә әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең Төбәк бүлеге секретаре Константин Толкачев катнашлыгында тикшерелде.

Кабул итүләр бөтен республика буенча үтәчәк, анда барлык дәрәҗәдәге депутатлар, предприятиеләр җитәкчеләре, власть органнары вәкилләре катнаша. Алар вакытында тематик һәм күчмә күргәзмәләр эшләячәк, республика халкына консультацияләр алу һәм бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырыла.

Борай районында да гражданнарны кабул итүләр оештырыла. Бу җәһәттән районда “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлеге секретаре урынбасары Илдар Хәсәнов рәислегендә җиде кешедән торган оештыру комитеты булдырылды. Партиянең район үзәгендәге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм авыл биләмәләрендә кабул итүләрнең план-графигы гәзитнең 2нче битендә бирелә.
Читайте нас: