Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь 2017, 17:25

Ят шөгыль – бүдәнә асрау

Перепелкаларны безнең якта бүдәнә, бытбылдык дип тә йөртәләр. Аларның ите һәм йомыркасы да диетик азык исәпләнә. Йомыркасының сихәтле булуын белдекле японнар күптән аңлаган, алар һәр мәктәп укучысына иртә белән көн дә, мотлак рәвештә, бер бүдәнә йомыркасы бирә. Тавыкныкы белән чагыштырганда, боларында сальмонеллез беркайчан да булмый. Баланың акыл үсешенә, хәтерен яхшыртуга, нерв һәм иммун системасын ныгытуга да ярдәме зур. Бигрәк тә баланың буе үсмәгәндә бүдәнә йомыркасы алыштыргысыз, дип язалар. Олы яшьтәге кешеләргә кандагы артык холестеринны чыгарыр өчен аның итен ашарга киңәш итәләр. Тикшеренүләргә ярашлы, яман шеш белән авыручылар, гастрит, ашказаны җәрәхәте, бронхит, аз канлылык, астма, туберкулез, кан басымы уйнаудан, йөрәк авыруларыннан интегүчеләр бүдәнә йомыркасын чи килеш эчеп тә файдасын ныклы тойган. Борайда да бүдәнә асраучы барлыгын ишетеп, кайсы уңганы һәм булдыклысы бу эшкә тотынган дип, шул юньчел кеше белән күрешеп, әңгәмәләшәсем килде. Бу эш белән ике еллап шөгыльләнә икән Илдар Мулланур улы Мәрданов.

Уфада бу кошларны асраучы белән интернет аша танышып, бер атналык бүдәнә чебешләрен алып кайта ул тәүдә. Артабан 100дән артык йомырка сыешлы инкубаторны почта аша яздырып алып, бәпкәләрне дә үзләре чыгара башлый. Хәләле Фәйрүзә Габит кызы белән шул нәни генә кошчыкларның йомыркадан чыккач өч көн буе йоклаганын күреп, үлмәделәр микән болар, дип хафага калалар баштагы мәлләрдә. Әмма, көн үсәсен сәгать үсә башлый алар. Шундый тиз итеп тернәкләнәләр, хәрәкәтчән булулары да сокланырлык! 45 көн дигәндә йомырка да сала башлыйлар икән. “Инкубаторда чыгыш 80 процент тәшкил итсә, уңышлы дип кабул ителә. Андагы бүдәнә йомыркасы 16 көн эчендә борынлап та чыга. Артык яктылыкны һәм бөтенләй үк эңгерлекне дә үз итмиләр. Иртәнге 6дан кичке 11гә тиклем тонык кына ут янырга тиеш. Җылылык +16,+17 градустан түбән булса, йомырка салуны киметә төшәләр. Узган-барган саен ашарга салсаң да, симереп китү сәбәплеме, шәпләп йомырка салу бетә. Шуңа көненә ике тапкыр гына ашатырга кирәк. Әзер витаминлы катнашазык, ашаргаларын үзгәртсәң, җайлап кына башкасына күчә барырга кирәк,” – дип, бүдәнәләр хакындагы төпле мәгълүматлары белән уртаклашты ул. Булдыклы Илдар интернеттан карап һәм үзенең өстәмә җайланмаларын да кушып, бүдәнәләр асрый торган клеткаларны да үзе ясаган. Артык зур булмаган оя-клеткада унлап кошчык улактан азык ашый, су эчкечтән сусыннарын баса, йомыркаларын салгач, алары кыегайтып ясалган астагы челтәрдән тышка таба тәгәрәп килеп чыга. Бары җыеп кына аласы кала! Бу үтә дә файдалы кош кызыл белән сары төсне үз итүенә дә игътибар иткән инде Илдар Мулланур улы. Оя биек тә булырга тиеш түгел икән, өскә табан очып-сикерүләре ит-түл җыюга киресенчә тәэсир итә. Аска ук төшеп барган тиресләрен дә махсус тартмачыкны тартып алып кына тазарталар. Атна уртасында бер тапкыр тазартылса, ахырында генуборка була. Ел да алты айдан соң алар картайган дип исәпләнә. Андыйлары сайлап алынып, иткә җибәрелә. Ак төстәгеләре бройлерный, шулай булса да йомырканы шәп салалар, ә чобарлары тагын да күкәйчәнрәкләр.

Кунакларның һушын алырлык блюдолар тәкъдим итәр өчен Илдарга түшкәләргә заказны алдан бирә таныш-белешләре, шулай ук барбекю һәм башка төрле аш-су әзерләргә дә бүдәнә итен “аңлаучы”лар мөрәҗәгать итеп кенә тора. Йомыркаларын да бер-берсеннән ишетеп, юллап, килеп алалар. Бу серле кошларны үзләре үрчетергә теләүчеләр дә юк түгел. Булдыклы Мәрданов белгәннәре һәм тәҗрибәсен башкалар белән теләп уртаклаша. Чөнки уңган, матур һәм итәгатьле итеп яшәргә теләүчеләрне ихтирам итә ул. “Путин килеп, өй саен җитеш тормыш таратып йөрми, үзеңә тик ятмыйча файдалы эш белән шөгыльләнергә кирәк. Гаиләң алдында да хуҗа кешенең йөзе кызармый. Шөгылең гаиләңә файда китерсә, бу – керем дип атала!” – диде әңгәмә барышында хәстәрлекле гаилә башлыгы. Утарларында кышкылыкка бозау да симертелә. Өстәвенә, берничә ел куян асрау белән дә мавыга Илдар. Аяк асларында сетка булган ояларның уңайлы икәнен һәм куян итендә үзенчәлекле исне булдырмавын тәҗрибәсенең отышлы ягы дип сөйләде ул. “Мин өстен күргән “Калифорнийский” токымлы йорт куяннарының бу ысул белән асралганда, табаннарына каты тибен дә чыкмый. Аларны 100 көннән артык тотарга ярамый, иткә җибәрү мөһим. Бу сроктан тайпылмасаң, йомшак итле булалар. Массалары 3-4 килограмм килә. Куян ите дә диетик продукт, аны яратучылар байтак”, – диде ул. Былтыр хуҗа куяннар асрарга мини-ферма сатып алган. Шулай ук үзенең оста куллары белән ясалган, уңайлыклары шунда булган клеткаларда, чиста, көр кылый күзләр үзләрен рәхәт хис итә. “Бу токымлы инә куян бер тапкыр бала китергәндә 8әрне тудыра. Әниләре белән ике айлап тотарга кирәк. Соңрак аерасың һәм тагын бәләкәч куяннар белән шатландыра алар. Ятлар күзенә бик күрсәтеп бармаска кирәк, чөнки стрессны авыр кичерәләр”, – дип, асрау нечкәлекләрен һәм психологик яктан булган четерекле вак-төякләргә тиклем исәпкә алып, яратып бәян итте ул җәнлекләре хакында. Халыкта “куянга күз тия” дигән сүз дә шул исәптән чыккандыр инде дип, ирексездән уйлап куйдым.

Юньчел хуҗа, хәстәрлекле атаның төп ярдәмчеләре – ике улы һәм төпчек кызлары, аларның әнисе – 44 санлы даруханәдә хезмәт салган Фәйрүзә ханым. Өлкән уллары Айдар Нефтекама нефть колледжында, Алмаз – беренче мәктәпнең 8нче, ә Гүзәлияләре 3нче классында белем алалар. Ризыкның тир белән табылганын аңлап, әти-әнисенә булышып үсә бу гаиләдәге балалар. Табыннарында тәмле һәм файдалы бүдәнә, куян ите. Искиткеч сихәткә ия – бүдәнә йомыркасы. Җылы, якты, яңа өйләрендә сабыйлары да тәгәрәшеп үсә Илдар белән Фәйрүзәнең. Балалар физик яктан да чыныгып үссен дип, түрдә үк үрмәләү өчен канат-баскычлары беркетелеп куелган. Бөтен гаиләләр дә Мәрдановлар кебек тырыш, дөньяга аек карашлы булып, заманнан артта калмыйча, файдалы шөгыль табып, җитеш тормыш өчен акыл һәм физик көчләрен салып, рәхәтләнеп эшләсеннәр дә яшәсеннәр иде, шулай булса, ата-ана да, балалар да бәхет диңгезендә йөзәрләр иде дигән фикерләр белән кайтыр юлыма юнәлдем.

М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: