Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь 2017, 17:31

Уфадан – медаль белән

Районның Балалар иҗаты йортында оешкан “Яшь янгын сүндерүчеләр” берләшмәсе җитәкчесе Раил Хаҗиев медаль белән бүләкләнде.

Уфада лайфрестлинг (яшәү өчен көрәш) буенча ярышларга нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Лайфрестлинг – ул экстремаль спортка тиңдәш командалы прикладной спорт төре. Әмма бу спорт уеннарында гомерне куркыныч астына куеп түгел, ә кешеләр гомерен коткарганнан шатлык кичерәсең. РОССОЮЗСПАСның Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Владимир Темашев балалар белән “Хәвефсезлек мәктәбе” программасы буенча эшләүчеләрне бүләкләде. Раил Хаҗиевка “Коткару эшендә бердәмлек” медален тапшырды.

Раилгә киләчәктә дә эшендә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!


Читайте нас: