Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь 2017, 18:18

Иң кызыклы фотолар – безнеке!

Узган җомгада Караиделдә журналистларның төньяк районара иҗади берләшмәсенең чираттагы семинары үтте. Караиделлеләр Борай, Балтач,Тәтешле, Аскын, Мишкә, Калтасы, Краснокама, Яңавыл районнарыннан, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләреннән килгән кунакларны бик җылы каршы алды.

Журналистларны Караидел районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Вәлинуров сәламләде. Ул районның социаль-икътисади хәле һәм төп җитештерү тармаклары турында сөйләде, район гәзитенең зур ролен билгеләде.

БР Журналистлар берлеге рәисе А.Дәүләтбәков оешманың эш нәтиҗәләре белән таныштырды, яшь каләм осталарын журналистлар берлегенә кушылырга чакырды.

Республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының басма матбугат бүлеге начальнигы Ф.Әхмәтҗанова, гәзитләрне анализлап, язылу кампаниясенең әһәмиятен билгеләде, сайтлар эшчәнлеген активлаштырырга кирәклеген ассызыклады. «Башкортстан Республикасы» матбугат йорты җитәкчесе урынбасары Г.Ермохина гәзитнең тулаем формалашуына– эчтәлеге һәм дизайнына тукталды. Семинарда катнашучылар күп файдалы киңәшләр алды.

Чарада верстка буенча инженерлар өчен «Гәзит-журналларның заманча дизайны» дигән түгәрәк өстәл оештырылды.

Семинар барышында редакцияләр арасында үткәрелгән конкурсларга йомгак ясалды. «Алга» редакциясе коллективы, «Иң кызыклы фото» конкурсында беренче урынны яулап, дипломга һәм бүләккә лаек булды.


Читайте нас: