Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2017, 17:21

Тырышлык бушка китмәде

Ел да илебез башкаласы Мәскәүдә, авылда көч салучыларның фидакарь хезмәтен бәһалау максатында, күргәзмәләр оештырыла. Бу күргәзмәләрдә гомум республикадан баручылар арасында районның алдынгы күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары да актив катнаша. Әлеге әһәмиятле чарада соңгы елларда Байшадыдан – Геннадий Гыйльмаветдинов, Бакалыдан – Фидаил Сахаев, Ялдәктән – Әхләф Зарипов, Шүнәктән Кадим Фәрхетдинов катнашкан иде. Бу юлы “Алтын көз” авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү күргәзмәсенә бару бәхете Кодаштан “Фәйзуллин” шәхси предприятиесенә тиде.

Ирле-хатынлы Флүрә белән Илфир Фәйзуллиннар яшелчәчелек белән шөгыльләнүне йорт бакчаларында башлаганнар иде. Алар зур мәйданнарда кәбестә үстерә, шулай ук сарымсак, кызыл чөгендер, суган – барысы да ярминкәләрдә сатуга чыгарыла. Яңа эш башлаучы фермер республика программасы буенча Хөкүмәттән кайтарусыз ярдәм – грант алу бәхетенә дә иреште.

Бакчадагы үсемлекләрне тәрбияләүдә балалары Илнара белән Айнур, әтиләре Фәгыйть ярдәмләшә. Кыш айлары абзар тулы мал-туар карап, туфрак ашлап үтә. Үзләренең техникасын булдырганнан соң, 28 гектар мәйдандагы сөренте җирне документлаштырып, үткән җәйдә анда бөртекле культуралар иктеләр. Шулай итеп, малларга фураж мәсьәләсе дә хәл ителде.

Дистә елдан артык җирдә көч салучы Фәйзуллиннар Мәскәүдә күргәзмәнең Дипломы һәм медаль белән бүләкләнде.

Р. Шаматов.


Читайте нас: