Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2017, 17:25

Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде

10 ноябрь көнне район мәдәният йортында Эчке эшләр органнары хезмәткәре көненә багышланган кичә үтте. Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләре, кунаклар килгән иде.

Тантана Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгыравы белән ачылды. Муниципаль район җитәкчелеге исеменнән район Советы секретаре Гемир Нуртдинов чыгыш ясап, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, тәртип сагында торучыларга җиңел булмаган хезмәтне армый-талмый башкарулары өчен рәхмәт белдерде. Узган еллар белән чагыштырганда районда авыр, аеруча авыр җинаять эшләренең кимүен ассызыклады, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә хакимиятнең Почет грамоталарын тапшырды.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илшат Зиялтдинов, район эчке эшләр бүлегенең үткәнен күзаллап, ведомство ветераннарының хезмәтен лаеклы бәяләде, җәмәгатьчелек тәртибе һәм законлылыкны саклауда алар туплаган тәҗрибәнең бүгенге көндә дә бик кирәкле булуын билгеләде. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кешеләр иминлеген саклауга багышлаган тынгысыз хезмәтләрен аңлап, гаиләдә ныклы тыл булдырган әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә, балаларына рәхмәт белдерде. Әлеге вакытта Чечен республикасында җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы коллегаларына җылы сүзләр юллады. Үз бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр бер минут тынлык белән искә алынды.

Ветераннар исеменнән отставкадагы милиция подполковнигы, ветераннар советы рәисе Данис Нигъмәтуллин чыгыш ясады, коллегаларына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, түземлек, яңадан-яңа уңышлар теләде.

Бәйрәм бүләксез булмый, әлбәттә. Бу көнне дә бер төркем хезмәт алдынгылары яңа званиеләр, төрле дәрәҗәдәге медальләр, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталарына лаек булды.

Район мәдәният йорты, полиция хезмәт-кәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары оештырган җырлы-моңлы концерт бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.


З.Ибәтуллина.


Читайте нас: