Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2017, 18:17

Казна байлыгы бөртекләп җыела

Казначылык хезмәте тамырлары белән Борынгы Рус дәүләтенә барып тоташа. Ул чорда ук кнәзләрнең байлыгын саклау һәм барлау максатыннан казначы вазифалары булдырыла. Рус дәүләтенең җир биләмәләре арту сәбәпле, казна байлыклары да үсә. Шул рәвешле 15 гасырда Казначылык йортлары барлыкка килә һәм бу хезмәтнең әһәмияте арта. 18 гасырда дәүләтнең финанс системасын үстерүгә юнәлтелгән Петр I һәм Екатерина II боерыклары казначылыкны үстерүгә этәргеч була. 1918 елда әлеге системаның вәкаләтләре яңа финанс органнарына йөкләтелә.

1992 елның 8 декабренда Русия Федерациясе Президенты Б.Ельцин боерыгы белән Финанс Министрлыгы составында Федераль казначылык Идарәлеге төзелә. Бу дата тарихка Казначылык хезмәткәрләре көне буларак кереп кала. Чирек гасыр тарихы булган Идарәлек хезмәтенең җәмгыятьтә әһәмияте зур. Касса операцияләре үткәрү, бюджет үтәлешен тикшерү, кануннарда билгеләнгән нормативларга ярашлы төрле дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керемнәрне бүлү, Федераль һәм урындагы бюджетлар үтәлешендә касса хезмәтләре күрсәтү, бюджет үтәлеше хакында вакытлы һәм сыйфатлы хисап бирү кебек мөһим мәсьәләләр Федераль казначылык Идарәлеге һәм бүлекләренә йөкләтелгән. Казначылык, идарә итүнең яңа сыйфатларын кертүче буларак, дәүләткүләм мәгълүмат системаларының операторы функциясен үти.

Интернетның көнкүрешкә тыгыз бәйләнеше сәбәпле, Идарәлек хезмәткәрләре “Дәүләт һәм муниципаль түләүләр”, “Идарә” дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системалары, сатып алулар өлкәсендәге Бердәм мәгълүмат системасы рәсми сайты, “Электрон бюджет” җәмгыять финанс-лары белән идарә итү дәүләт интеграль мәгълүмат системасы кебек чараларны кулланышка кертү һәм камилләштерү юнәлешендә әйдәүче булып тора.

Борай районы җирлегендә Федераль казначылык функцияләрен Башкортстан Республикасы Федераль казначылык Идарәлегенең 17нче Бүлеге башкара. Бүгенге көндә бүлек төрле дәрәҗәдә финансланучы 17 учреждениене: район эчке эшләр бүлеге, суд приставлары, Пенсия фонды, район финанс идарәлеге һәм 13 муниципаль авыл биләмәсен хезмәтләндерә. Шулай ук 2015 елдан башлап, бюджет процессына катнашы булмаган тугыз оешманың (ветстанция, мәгълүмат-консультация үзәге, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, район-мәдәният йорты һ.б.) халыкка күрсәткән хезмәттән керемнәре безнең счетлар аша үткәрелә. Төрле мәгълүмат системаларында теркәлгән, безнең тарафтан хезмәт күрсәтелүче 53 оешмага даими рәвештә электрон-цифрлы имзалар әзерләп бирелә. Казначылык идарәлеге аша үткән керемнәрдә районның алга үсеше дә чагыла. Мәсәлән, әлеге вакытта крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән Федераль программада каралган авыл җитештерүчеләренә тәгаенләнүче грантлар Бүлек аша җиткерелә. Безнең районда быел Даутлардан Флорис Шакиров, Ялдәктән Раил Ахунов, Шабайдан Гөлназ Диярова бу грантларның ияләре булды.

Бүлектә вазифаларны башкару югары квалификацияле белгечләргә йөкләтелгән. Өлкән казначей Зилә Шәртдинова, казначей Ирина Шаһиева, беренче разрядлы белгеч Эмма Нуртдинова үз вазыйфаларын зур җаваплылык белән башкара, системага кагылышлы үзгәрешләргә ярашлы белемнәрен даими камилләштереп тора. Заманча технологияләрне актив кулланып, югары һөнәри осталыкка ирешкәннәре өчен Идарәлекнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Якынлашып килгән юбилей уңаеннан районда казначылык хезмәтенең формалашу дәверендә һәм бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап, районыбызның финанс торышын ныгытуда уңышлар телим.

Ф. Әүхәтова,

Федераль казначылык Идарәлегенең район

бүлеге начальнигы.


Читайте нас: