Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2017, 17:40

“Алга”сыз кала күрмик!

Гәзит-журналларга язылу мәлендә кайберләребез подписка хакларының кыйммәтлегенә зарлана башлый. Һәм нишләргә дигән икеләнү белән йөри, гәзиткә языласы да килә, хакын уйлап, туктап калырга да мәҗбүр була кайсыберебез. Әмма район гәзите белән яшәп өйрәнгән гәзит укучы өенә “Алга” килми башласа, үзен уңайсыз хис итә. Күршеләреннән кереп гәзитне сорап торып, укып йөри башлый. Алты айга бүлеп карасаң, әллә ни аптырарлык та хак чыкмый инде, анысы.

Базар мөнәсәбәтләре, оптимизация шартларында гәзит чыгару да, әлбәттә, кыйммәткә төшә. Әмма районыбыздагы уңган хезмәт ияләре, үрнәкле гаиләләр, табиб киңәшләре, спорт турында һәм башка хәбәрләрне даими укып, танышып барыр өчен “Алга”сыз яшәп булмаганлыгын да онытмаска кирәк, җәмәгать! Гәзиттә басылган рекламалар да кирәк халыкка. Районда кирәкле материалларны, кош-кортны һәм башка нәрсәләрне кем сатуын һәм кайдан алу отышлырак икәнен дә рекламалар буенча чагыштырып карыйсың. Китап, гәзит-журналлар белән дус кешенең, нинди яшьтә булуына карамастан, акыл тирәнлеге һәм фикер киңлеге дә аерылып тора.

“Алга” гәзитен гади, халыкка якын, кешеләр яратып укырдай итеп чыгаруда зур өлеш керткән редакциядә эшләүче талантлы журналистларыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын, димен! Вакытлы матбугатны халыкка тараткан почта хезмәткәрләренә дә исәнлек-саулык телим. “Алга”га язылалмый калганмын дип, үкенмәс өчен, хөрмәтле райондашлар, тизрәк почта бүлекчәләренә ашыгыйк!

Р. Нурисламов,

Бакалы авылы.


Читайте нас: