Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2017, 18:20

Сәнгать сөючеләр төнлә очрашты

4 ноябрьдә кичке сәгать алтыдан башлап, “Танып-су” Арт-галереясендә “Сәнгать төне” акциясе булып үтте. Районда бу чара бишенче тапкыр үткәрелеп, быелгысы “1917 ел һәм Башкортстан”, “Экология һәм музей”, “Халыклар бердәмлеге көне” темаларын берләштерде һәм “Сәнгать барысын да берләштерә” девизына ярашлы эшләде.

“Сәнгать төне”ндә Благовещен шәҺәренең Сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының графика, сынлы сәнгать буенча күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук районыбыз Балалар иҗат йорты педагогы Чулпан Шәймөхәмәтова күрсәткән мастер-класс тамаша кылырга килүчеләрне үзенчәлекле булуы белән таң калдырды. Чулпан Фәүзәви кызының коллегасы Светлана Тимерҗанованың иҗаты да соклангыч иде. Иске Бикмәттән килгән Нәгыйм Ситдыйковның чеканка, гипстан ясалган эшләре буенча мастер-классын да бик яраттылар. Зур Бадрактан Римма Әхмәтҗанованың декоратив-прикладной иҗаты – киез, пластик шешәләрдән эшләнгән курчакларына бу акциягә килүчеләр аеруча игътибарлылык белән бакты. Өметле, яшь рәссам Айсылу Латипованың эшләре дә түрдән урын алды бу чарада.

Сәнгать сөючеләргә концерт номерлары бүләк ителде. Гимназия укучысы, Балалар иҗат мәктәбен уңышлы тәмамлаган, Башкортстан һәм Русия бәйгеләрендә җиңүче Миләүшә Казыйханова һәм Наилә Нуртдинованың музыкаль сәламе “Сәнгать төне” акциясенә килүчеләрнең күңеленә хуш килде. Район мәдәният йорты солисты Эрнест Арслановның җыры, Илшат Әхмәтовның көйләре берсен дә битараф калдырмады. Сәнгать мәктәбе укытучысы Эльвира Хәсәнованың фортепьянода уйнавын да бирегә килүчеләр бирелеп тыңлады.

Шушы акциядә катнашучыларга рәхмәт сүзен мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисов үзенең йомгаклау чыгышында әйтте. Бу көнне дә безнең галереягә килүчеләр, сәнгать дөньясының рухи көчен тоеп, уңай эмоцияләр алып таралышты.

Г. Гәрәева,

экскурсовод.


Читайте нас: