Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2017, 18:15

Халыкка рухи азык өләшеп

2017 елның икенче яртыеллыгына гәзиткә язылу кампаниясен уңышлы башкарып, матур күрсәткечләр белән тәмамлаган почта бүлекчәләре начальникларын “Алга” гәзите редакторы Ильяс Сафиуллин нәтиҗәле хезмәтләре белән котлады һәм киләчәктә дә тыгыз бәйләнештә калырга чакырды.

Урыннарда гәзиткә язылуны оста оештырган Гөлнара Гаскәрова (Кузбай), Илмира Шәрипова (Әҗәк), Мәүлединә Нурмөхәммәтова (Иске Бикмәт), Наилә Нургалиева (Вострецово), Гөлнәфия Камалетдиновага (Таңатар) Ильяс Хәмидулла улы бүләкләр тапшырды. Үз чиратларында, почта бүлекчәсе җитәкчеләре халыкны әлеге вакытта 2018 елның яртыеллыгына гәзит-журналларга яздырту эше кызу барганлыгын белдерде, авыл почтальонкалары белән берлектә актив булып, райондашларыбызны вакытлы матбугат басмаларына яздыртуны бу мәлдә дә матур күрсәткечләр белән башкарып чыгачакларына ышандырды.


М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: