Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2017, 18:24

Алкогольле эчемлекләр сатуга кагыла

265-ФЗ санлы Федераль закон белән (29 июль 2017 ел) РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексына алкогольле һәм спиртлы азык продукциясен законсыз сатуга кагылышлы үзгәрешләр (статья 14.17.1) кертелде.

Физик шәхесләр тарафыннан алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрне законсыз ваклап сату өчен 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф салу һәм алкогольле продукцияне конфискацияләү карала. Бу закон таләпләре алкогольле эчемлекләрне ваклап сатуга лицензияләре булган оешмалар, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы шәхси эшкуарлар, “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” 264-ФЗ санлы Федераль законга ярашлы (29 декабрь 2006 ел) товар җитештерүче дип исәпләнеп, үзе җитештергән шәраб продукцияләрен килешү буенча ваклап сатучы эшкуар, крестьян-фермер хуҗалыгы белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган физик шәхесләргә кагылмый.

Шәхси эшкуарлар, товар җитештерүче дип исәпләнеп, үзе җитештергән шәраб продукцияләрен килешү буенча ваклап сатучы эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыкларының алкогольле эчемлекләрне законсыз ваклап сатуы 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салу һәм алкогольле продукцияне конфискацияләүгә китерә.

Элек мондый закон бозулар өчен административ җаваплылык һәм 1500 сумнан 2500 сумга кадәр штраф түләтү каралган иде.

Л.Шәехова,

административ законнарны үтәтү инспекторы,

полиция өлкән лейтенанты.


Читайте нас: