Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2017, 12:39

Туган якта аны көтеп алалар

Борай беренче мәктәбе укучылары данлы якташыбыз Совет һәм Русия Кораллы Көчләренең күренекле хәрби начальнигы, Армия генералы Владимир Лобов белән даими бәйләнештә яши. Күптән түгел ул туган мәктәбендә укучылар белән очрашуда булды.

Владимир Николаевич – соклангыч язмышлы кеше, рядовой солдаттан башлап Армия генералы дәрәҗәсенә кадәр юл үтә. Урта Азиядә хезмәт итү, Чехиядәге хәрби частьлар составында катнашу, Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә эшләү, СССР Кораллы Көчләренең Генераль Штабы белән җитәкчелек итү, 90нчы еллар башында хәрби реформалар әзерләү – болар аның эшчәнлегенең кайбер биеклекләре генә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Кызыл Байрак, 2 дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз һ.б. орденнар белән бүләкләнә, хәрби фәннәр докторы, профессор, Русия Фәннәр Академиясе әгъзасы исемнәренә лаек була. Хөрмәтле якташыбызның орден-медальләрен, югары исемнәрен санап та бетерерлек түгел. Армия хезмәтеннән соң Владимир Лобов хәрби фәннәр өлкәсендә эшчәнлеген дәвам итә. Ул 200дән артык фәнни тикшеренү хезмәтләре һәм статьялар яза, дистәләгән китап һәм монографияләр бастыра.

Борай беренче мәктәбен тәмамлаган данлы якташыбыз белән очрашуны 9-11 сыйныф укучылары көтеп алды. Ил тарихында исемен калдырган ветеран гадилеге белән арбады, тормышындагы кызыклы хатирәләрне барлады, туган төягебез тарихына кагылган вакыйгалар турында искә алды. Аның балачак, яшьлек еллары – бүгенге буын өчен тарих, гаиләләре турындагы истәлекләр аша без сугышка кадәрле һәм сугыш вакытындагы район тормышын күз алдына бас-тырдык. Ул совет кешеләренең батырлыгы, милләтләр дуслыгы һәм бердәмлеге, җиребезнең байлыгы турында сөйләде, хезмәтен җиргә багышлаган кешенең иң олы хөрмәткә лаек булуын билгеләде. Ата-аналарны тыңларга, хөрмәт итәргә, патриотлар булырга өндәве дә яшь буын күңелендә кайтаваз тапты. Кунагыбыз укучыларның сорауларына зур канәгатьлек белән җавап бирде. Сөйләшү ихлас һәм җанлы барды. Якташыбызга мондый фәһемле очрашу өчен рәхмәт белдерәбез һәм сәламәтлек телибез.

А. Нурмиева,

директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары.


Читайте нас: