Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2017, 12:42

Җанга якын гәзит

Шабай авылында яшәүче Фәнәви Хәйруллин гомер буе “Мәгъдән” колхозының терлекчелек тармагында эшләгән. Әлеге вакытта лаеклы ялда булган 65 яшьлек Фәнәви Галим улы яраткан гәзите “Алга” үткәргән “Һәр атнаны приз” бүләкләр уйнатуында катнашып, салатлар җыелмасын отты.

–“Алга”га язылмыйча калган елыбыз юк, мин бәләкәй чакта әти-әниләр дә гел алдырды аны, элгәредән үк яратып укыйбыз. Гәзитне кулга алгач та башта белдерүләрне кызыксынып карап чыгам. Гәзиттәге район яңалыкларын һәм бигрәк тә Әдәби битне йотлыгып укыйм. Якташлар иҗат иткән шигырьләр дә күңелгә якын. Галия апаң белән бер укып чыккан гәзитне җыеп куябыз да, бераз вакыт үтү белән тагын җентекләп укыйбыз. Гаилә әгъзасы кебек шул ул безгә, җанга якын гәзит! Почтальонкабыз Светлана һәр өй саен кереп, гәзиткә яздырып йөри. Почтаны да халыкка вакытында тарата, молодец кыз булды ул да! – дип сөенеп сөйләде бүләк хуҗасы.

Миләүшә Әхмәтҗанова.


Читайте нас: