Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2017, 17:20

Әҗәлне кайда саталар, хәбәр ит!

Республикада Бөтенрусия “Әҗәлне кайда саталар, хәбәр ит!” наркотикларга каршы акциясенең икенче этабы старт ала. 13 ноябрьдән республика министрлыклары һәм ведомстволарында “кайнар элемтә”ләр эшли башлаячак. Наркотиклар сату һәм саклау урыннары, наркопритоннар турында хәбәрдар булган һәркем тәүлекнең теләсә кайсы вакытында яшерен рәвештә бу турыда хәбәр итә ала.

Һәр шалтырату һәм хәбәр итү мөһим – бу акциянең төп принцибы. Чөнки мәгълүмат – наркотиклар куллану һәм тарату белән көрәштә иң эффектлы чараларның берсе. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарәлеккә җиткерер хәбәрегез бар икән, сезнең шалтыратуны полициянең теләсә кайсы бүлегендә кабул итәчәкләр. Моннан тыш, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны – 8(347) 279-32-92 тәүлек әйләнәсенә эшли. Бу номерга шалтыратып республикада яшәүче һәркем агу тарату, куллану, наркопритоннар тоту турында хәбәр итеп, наркоманияне профилактикалау буенча белгечләргә сораулар бирә ала.

Һәр мәгълүмат тикшереләчәк, берсе дә игътибарсыз калмаячак. Яшеренлек тәэмин ителә.

Чараны оештыручылар гражданнарның актив социаль позициядә булачакларына өметләнә. Бер генә кеше берни дә эшли алмый, наркомания проблемасын бергә оешып кына чишәргә мөмкин, диләр полиция хезмәткәрләре.


БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарәлеге.


Читайте нас: