Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2017, 17:26

Көзге муллык барысына да җитәрлек

Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрьдә район үзәгенең ял итү һәм сәүдә мәйданында бәйрәмгә багышланган зур ярминкә булды.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, мәйданга җыелган халыкны бәйрәм тантанасы белән котлап, озын кыш айларын җылы, якты өйләрдә үткәрүләрен, мал-туарларының тук булуларын һәм үзләренә, гаиләләренә сәламәтлек, башкарган хезмәтләрендә уңышлар теләде. Район җитәкчесе илнең үткән тарихи вакыйгаларын, Бөек Октябрь революциясенә йөз ел тулуын билгеләп, бигрәк тә өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать итеп, тарихны киредән язып, кайтарып булмаганлыгын ассызыклап, крестьяннарга, эшче халыкка азатлык китергән бәйрәм белән дә тәбрикләде. Ярминкәнең моннан алдагысы белән чагыштырганда авыл хуҗалыгы товарларының бай, төрлелеге күзгә ташланып тора иде. Моны сатып алучылар да югары бәяләде. Машина, трактор арбалары тулы рулоннардагы хуш исле печәннәр, капчыклардагы ашлык, тирес һәм башкасы – барысы да өләшенеп бетте. Бушап калган арбаларга караганда кышны борчылуларсыз үткәрүгә уңайлы шартлар булдырылды, дип ныклап әйтергә була.

Район активы ярминкәне оештыру, сату-алу торышы белән кызыксынып, һәр урында туктап, аңа йомгак ясаганда, район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов халыкның канәгать булуын билгеләде, оештыручыларга, механизатор, водительләргә рәхмәтен белдереп, көнүзәк башкарасы эшләрне соңлатмау кирәклеген ассызыклады.

Бу көнне сәүдә мәйданы гөрләп торды, кием-салым, яшелчә, татлы ризыклар –җаның ни тели, барысы да бар иде. Сәхнә түреннән дәртле көйләр агылды, биючеләр осталыкларын күрсәтте, спорт сөючеләр көчен сынады. Болар һәммәсе республикабызда һәм районда имин, мул тормышның ачык чагылышы иде.

Р. Шаматов.


Читайте нас: