Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2017, 17:14

Бүгенгесе – имин, иртәгәсе – ышанычлы

Полиция һәм аның җырдагыча “хәвефле һәм авыр” хезмәте җәмгыятьтәге тәртип, тотрыклылыкның нигезе, закон көченә һәм иртәгәсе көннең иминлегенә ышаныч булып тора. Хокук саклау органнары – кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген, законлы хокукларын һәм мөлкәтен җинаятьчел кул сузулардан саклаучы ышанычлы калкан. Полицейский илебездәге иң кирәкле һәм абруйлы һөнәрләрнең берсе булып кала. Алар, көндәлек хезмәтләрен башкарып, һәр көн җәмгыятькә, халыкка каршы астыртын сугыш алып барган җинаятьчел дөнья белән алышка чыга. Коррупция һәм терроризм, җинаятьчелек һәм хокук бозулар белән көрәш, икътисади җинаятьләрне һәм наркотиклар таралуын булдырмау, тәртип саклау өчен вакыт белән исәпләшми эшлиләр.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлегенең узган ун ай эшчәнлеге нәтиҗәләре криминоген хәлнең хәвефсезрәк булуы хакында сөйли. Теркәлгән җинаятьләр саны узган чордагыдан азрак булып, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 41,7 процентка кимегән, җинаятьләр ачуның гомум күләме 3,9 процентка арткан. Аерым юнәлешләрдә уңай нәтиҗәләр булуына да тукталырга кирәк. Үткәрелгән профилактик чаралар нәтиҗәсендә көчләүләр, бакча-йортлар мөлкәтенә кул сузу, басып керүләр, төсле металл урлаулар, кесә караклары, корал һәм боеприпаслар кулланып җинаять кылулар теркәлмәде. Төркемнәргә берләшкән, балигъ булмаганнар тарафыннан, сәламәтлеккә авыр зыян китергән, җәмәгать урыннарында башкарылган җинаятьләр күпкә кимеде. Законсыз корал куллануга бәйле, икътисади юнәлештәге, дәүләт властена каршы, шул исәптән ришвәтчелек белән бәйле җинаятьләр күбрәк ачылу җәмгыятебез иминлеген тәэмин итүдәге җитди эш хакында сөйли. Полициянең төбәк вәкилләренең урындагы халык, авыл биләмәләре хакимиятләре, старосталар белән берлектә эшләве нәтиҗәсендә төрле хокук бозуларны кисәтү, бигрәк тә кеше гомеренә куркыныч янау кебек җитди хәвефләрне булдырмауга ирешелде, шушы эшләрнең нәтиҗәсе буларак, үтерүләр саны кимеде. Җинаятьләр эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан яртысы диярлек шаһитләрсез кылынган закон бозуларның да узган чордан күбрәк ачыклануы аларның һөнәри осталыклары хакында сөйли.

Полиция хезмәткәре, юриспруденцияне белү белән бергә, законлылыкның лаеклы вәкиле булырга тиеш. Аларны батыр йөрәкле, үз эшенә бирелгән, дөреслекне яклаучы, гуманлы, итәгатьле, кешеләрне аңлый, алар күңеленә юл таба белгән замандаш дип кабул итәбез. Хокук саклау гади һөнәр генә түгел, кешенең булмышына әверелә, ул гомер буе үзен шушы хезмәт кешесе итеп саный. Һөнәри бурычларын үтәп, гомерләрен кешеләр иминлеге өчен биргән хезмәткәрләр исемен һәрчак хөрмәт белән искә алабыз. Ветераннарыбыз, яшьләрне патриотизм, намуслылык үрнәгендә тәрбияләү белән бергә, үзләренең еллар буенча туп-лаган һөнәри тәҗрибәсе, урындагы халыкны һәм проблемаларны яхшы белү кебек кирәкле мәгълүматлары белән дә уртаклаша. Һөнәри династия вәкилләре Зиялтдиновлар, Гәрәевлар, Хәсәновлар, Мәрдановлар, Мөгаллимовлар, Шәйдуллиннар, Мөхәммәтҗановлар, Абазовлар, Йөзлекәевлар тормышыбыз иминлеген тәэмин итүне үзләренә бурыч итеп алган. Соңгы елларда хокук саклау хезмәте кешеләренә ышаныч артуын канәгатьлек белән билгелибез. Халык белән аңлашып эшләү, үзара ышаныч хәвефсез җәмгыять төзү юнәлешендә ныклы адым булып тора.

Бүгенге һөнәри бәйрәмебез уңаеннан җәмәгатьчелек тәртибе, иминлек сагында уяу торган полиция хезмәткәрләрен, хөрмәтле ветераннарыбызны, аларга һәрчак таяныч була белгән гаиләләрен чын күңелдән котлыйм! Һәммәсенә ныклы сәламәтлек, бәхет, авыр, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим. Борчулы шалтыратулар азрак, тыныч хезмәт көннәре күбрәк булсын, күңелегез һәрчак яшь калсын, яшәешебезнең иминлеген тәэмин итү теләгегез беркайчан да сүрелмәсен.

И. Зиялтдинов,

Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлек начальнигы, полиция подполковнигы.


Читайте нас: