Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2017, 15:41

Зиратта ... наркотиклар

Уфа зиратларында наркотиклар кую өчен 240 яшерен урын табылган.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Урал федераль округы буенча транспорт идарәсе хезмәткәрләре зур күләмдә наркотиклар сату һәм нарколабораторияләр булдыруда шикле төбәкара төркем эшчәнлегенә киртә куйган. Барлыгы 100 килограммнан артык тыелган матдә, шул кадәр үк наркотиклар чималы тартып алынган. Җинаятьчеләр Урал һәм Идел буе федераль округлары территориясендә наркотикларны интернет аша сату өчен төрле яңа каналлар булдырырга планлаштырган.

Әгъзаларның берсе Тольятти, Уфа, Чиләбе шәһәрләрендә күпләп наркотиклар тараткан.
Читайте нас: