Районда юл төзүгә ныклы игътибар бирелүен беркем дә, хәтта бар нәрсәнең кире ягын гына күрергә гадәтләнгәннәр дә инкяр итә алмый. Соңгы ике елда гына да федераль бюджет исәбенә биш авылга асфальт юл салынды. Төрле дәрәҗәдәге финанслау ярдәмендә, шулай ук махсус программаларга кушылып, муниципаль әһәмияткә ия булган һәм авыл эчендәге юллар төзекләндерелә. Халык та шушы нәтиҗәләрне күреп, булганына сөенеп, игелекле эшләрнең дәвам итүен тели. Әлеге кабул итүдәге сөйләшүләрне районның юллар картасының киләчәген күзаллау дияргә дә мөмкин.
Кәшкәләү авылы биләмәсе менә ничә еллар үзенең социаль проблемаларын хәл итәргә тырыша. Ниһаять, бу төбәккә дә табигый газ ягулыгы килеп җитте. Юлсызлык белән интеккән халыкка “менә ничек тә яшәргә була” дигәндәй ымсындырып, Кәшкәләү–Яңа Тазлар арасында Бакалыга кадәр менә дигән сыйфатлы асфальт юл төзеп күрсәттеләр. Бер башлагач, бераздан асфальты да булыр, әлегә юлга комташ түшәргә дип килешенде.
Юллар җитештерү тармагы булган авылларда төзелә. Алтаю авылы старостасы, шушы төбәккә эш урыннары булдырган “Победа” җәмгыятенең Кузбай бригадасы җитәкчесе Олег Камалов та сүзне шуннан башлады.
–Мәдәният учаклары, медицина пункты, кибетләр эшли, терлекчелек фермасы бар, авыл яшәргә тырыша. Тик юлсызлык безне олы дөньядан аера, – диде ул. Кузбай күперен дә (20 еллар элек төзелгән) кертеп, Алтаюга кадәр юлны ныгытуны кичекмәстән хәл итү һәм якын киләчәктә заманча итеп төзүне проектка кертү күздә тотыла.
Әҗәк авылын Уфа юлына тоташтырган араны төзекләндерүне махсус проектлар эшләтмичә дә башкарып чыгу мөмкинлеге каралды. Юл полотносының ныклыгы, күтәртелгән булуы исәпкә алынып та, моның өчен 10 млн сум чамасы акча таләп ителүе юллар төзелешенең никадәр чыгымлы булуын сөйли. Авылдашларының бу бик кирәкле эш артыннан йөрүне районның алдынгы “Колос” хуҗалыгы җитәкчесе Мәүләви Хуҗинга йөкләтүләре дә юктан түгел. Җитәкче кешенең сүзе үтемле булыр дип ышана алар. Яңа Тазлардан олы юлга кадәр ара да шулай ук кайчандыр асфальт булган, соңрак бу участок хуҗасыз калган. Хәзер документлаштырып, агымдагы ремонт үткәрергә туры киләчәк.
Вострецово–Яңа Бикмәт арасындагы җиде чакрым ара районда гына түгел, республикада да билгеле. Әлеге участокны төзекләндерү якынча исәпләүләр белән дә 90 млн сумга төшәчәк, аны ике елга бүлеп эшләү мөмкинлеге күздә тотылды. Колхозларның юлларны тәртиптә тотудагы роле хәзер генә аңлашыла. Дүртөйле юлы борылмасыннан Чалкакка кадәр дүрт чакрым арада юлны элек “Кызыл таң” колхозы эшләткән һәм ремонтлап торган. Шәхси эшкуар Илгиз Садыковның бу участокны тәртипкә китерергә кирәк дигән соравы искә алынды, башкарып чыгу мөмкинлекләре барланды.
Кушманак–Тугай юлындагы изелгән участокны, хәзер Борайга кушылып барган Дүсмәт юлын төзекләндерүнең бу төбәктә яшәүчеләр өчен бик мөһимлеге җиткерелде. Юллар төзүдәге зур чыгымнар өстенә проект булдыру, конкурслар үткәрү вакытны суза, эшне катлауландыра. Кабул итүдә республика юл төзелеше җитәкчелегенә гражданнар, авыл биләмәләре һәм район җитәкчелеге бердәм булып үз фикерләрен җиткерде, бик кирәкле объектларны сафка бастыру мөмкинлекләре бергәләп эзләнде. Бу бердәмлек аларның тормышка ашасына ышаныч уята.