Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2017, 15:44

Җылылык режимын саклагыз

Роспотребнадзорның республика буенча Идарәлеге территориаль бүлеге суык чор җитү һәм грипп һәм ОРВИ эпидемиясе башлану белән социаль инфраструктура объектларында санитар-эпидемиягә каршы чаралар үткәрү актуальлеге артуын белдерә.

Балаларның санитар-эпидемиология иминлеген тәэмин итү, тын юллары инфекцияләре һәм грипп таралуын чикләү максатында балалар учреждениеләре җитәкчеләренә җылыту системаларының кышкы сезонга әзерлеген, җылыту приборлары эшләп торуының эффектлылыгын, пыялаларның бөтенлеген, ишек һәм тәрәзәләр тышларының ныклыгын тәэмин итәргә кирәк.

Балалар озак була торган биналарда микроклиматны тиешле параметрларда тоту – алар арасында респирацияле авыруларны кисәтүнең төп чараларының берсе.

Гомум белем бирү учреждениеләренең уку бүлмәләре, кабинетлары, шулай ук мәктәпкәчә оешмаларның төп бүлмәләре термометр белән җиһазланырга тиеш.

Уку бүлмәләре, психолог һәм логопед кабинетлары, лабораторияләр, актлар залы, ашханә, тәнәфес урыннары, китапханә, вестибюль, гардеробта җылылык температурасы 18-24 градус тәшкил итәргә тиеш; спорт залы һәм секция занятиеләре үткәрү бүлмәләре, остаханәләрдә – 17-20 градус; йокы, уен бүлмәләре, мәктәпкәчә белем бирү бүлекчәләре һәм мәктәп яны интернаты бүлмәләрендә – 20-24 градус, медицина кабинетлары, спорт залының чишенү бүлмәләрендә – 20-22 градус, душ бүлмәсендә – 24-25 градус, санитар узелларда һәм шәхси гигиена бүлмәләрендә – 19-21 градус.

Балалар бакчалары ясле төркемнәренең уен бүлмәләрендә температура нормасы – 22-24 градус, мәктәпкәчә төркемнәрдә – 21-23 градус, йокы бүлмәләрендә – 19-20 градус, музыкаль һәм гимнастика занятиеләре бүлмәләрендә 19-20 градус тәшкил итә.

Мәктәпләрнең уку бүлмәләре тәнәфес вакытында җилләтелергә тиеш, ә тәнәфес, ял итү урыннары – дәресләр вакытында. Занятиеләр башланганчы һәм алар беткәч үтәдән-үтә җилләтеп алырга кирәк. Мәктәпкәчә оешмаларның барлык бүлмәләре дә көн саен җилләтелергә тиеш.

Уку бүлмәләренең тәрәзәләре рычаглы приборлы ачылмалы фрамугалар яки форточкалар белән җиһазланырга тиеш. Алар елның төрле вакытында эшләп торырга һәм мәйданы идәннең 1/50 мәйданыннан ким булмаска тиеш.

Мәгариф оешмаларын планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында бүлмәләр микроклиматына лаборатор-инструменталь тикшереү үткәрелә. Әгәр дә ачыкланган параметрлар гигиена нормативларына туры килмәсә, Роспотребнадзорның республика буенча Идарәлеге территориаль бүлеге эшчәнлекне туктатуга кадәр административ чаралар кулланырга мөмкин.

А.Килинбаева, Роспотребнадзорның республика буенча Идарәлеге территориаль бүлегенең әйдәүче белгече.


Читайте нас: