Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2017, 15:36

Осталарның остазы

Фәнүзә Мәүли кызы Әхмәдишина озак еллар район типографиясендә наборщица – хәреф җыючы булып эшләде. Күп кешеләр гәзитнең ничек эшләнгәнен белми. Машинкага кәгазь тыгып кына куясың дип уйлаучы олы кешеләр бар. 1970нче елларга кадәр набощицалар гәзитне цинк хәрефләр, өтерләр һәм башка элементлардан бөртекләп җыйдылар. Тимер хәрефләр төре белән кассаларга тутырылган, аны тиз генә табып, гранкаларга сүз итеп җыярга кирәк. Гәзит җыючы әзерләү берничә елга сузыла, бүген наборщица чирләп китсә, иртәгә аны алыштыручы кеше районда юк. Кем әйтмешли, наборщица “штучный товар”, әле укып чыккач та бу эшне башкара алмаучылар, бигрәк тә башкарырга теләмәүчеләр байтак.

Фәнүзә Мәүли кызы бу зарарлы эшкә 17 яшьтә тотынды һәм пенсиягә чыккач та җитмешенче яшенә кадәр башкарды.

–Синнән башка булмый, – дигәнне хезмәт ветераны ничә тапкыр ишеткәндер. Типографиядә аны “тиз ярдәм” дип атадылар, чөнки хәреф җыючы линотип машинасы кайтты. Бер линотиписткага алмашчы кирәк иде. Беркем дә булдыра алмагач, бу катлаулы агрегатка Фәнүзә Әхмәдишина утырды. Эштә бик авырлык туганда коллективны ул коткарды, район гәзите вакытында чыгып килде.

Ул елларны искә алсаң, чәчең үрә торырылык – типография эшчеләре район гәзите белән бергә “Сугышчан бит”, “Тревога”, “Молния” кебек дистәләгән стена матбугаты, төрле документлар җыеп басалар иде, ял көннәре эшләгән чаклар да күп булды.

Матбугат эшен җаны-тәне белән аңлаган Фәнүзә апа эш өчен борчылып яшәде. Ире матбугат ветераны, редактор, редактор урынбасары йөген тарткан Хәтмулла Әхмәдишинга да олы терәк булды. Аңа гына түгел, типография коллективына олы таяныч булды ул. Бик күп яшьләрне эшкә өйрәтте Фәнүзә Мәүли кызы.

Аның иң зур уңышы – балалары. Хәтмулла абый белән Фәнүзә апа ике кыз – Миләүшә белән Гүзәлне үстерде. Алар икесе дә мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, югары уку йортына керделәр. Берсе – табиб, икенчесе икътисадчы һөнәрен алып, хезмәт юлын уңышлы дәвам иттеләр.

Хезмәт ветеранын оныклар да куандыра. Эльвералары фән кандидаты дәрәҗәсен яклады, башка оныклары да дәү әниләрен куанычлы хәбәрләре белән сөендерә.

Гомеренең намуслы хезмәттә үтүенә, итәгатьле балалар, оныклар рәхәтендә яшәвенә сөенә матбугат ветераны Фәнүзә Әхмәдишина 80 яшен тутырганда. Озын гомер, сәламәтлек телик аңа.

Р.Зиятдинов,

редакциянең ветераннар советы рәисе.


Читайте нас: