Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 17:04

Партия проектлары халык мәнфәгатендә эшли

Беренче ноябрьдә Борайга Дәүләт Думасы депутаты, Думаның Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Фәрит Глүс улы Ганиев һәм башкаланың “Символика” җәмгыяте җитәкчесе Вил Абдразак улы Гайнетдинов килде. Бу көнне алар катнашлыгында иртәдән кичкә кадәр төрле чаралар үтте.

Дума депутаты район активы белән очрашып, илдә барган вакыйгалар хакында сөйләде. “Бердәм Русия” партиясе тарафыннан башкарылган хезмәтләрне бәян итте. Мәсәлән, “Реаль эшләр”, “Урындагы мәдәният йортлары”, “Балалар спорты” проектлары чикләрендә дәүләт финанс ярдәме белән авыл клублары, Борай беренче санлы мәктәбендә спорт белән шөгыльләнү бүлмәсе төзекләндерелеп, файдаланыла башлавы – сөенечле вакыйгалар. Боларның авыл халкына, яшьләргә күңелле ял оештыруда, сәламәт яшь буын тәрбияләүдә әһәмияте зур. Муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов һәм башка җитәкчеләр бар халыкны борчыган сорауларын биреп, тиешле җавабын алды. Аннары Дума депутаты, җәмәгать фикере лидерларын “Бердәм Русия” партиясе сафларына кабул итеп, билетлар һәм бүләкләрен тапшырды.

Район мәдәният йортында Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең рәсми символлары – герб, байрак һәм флагларының РФ Президентының Геральдик советында теркәлүенә ун ел тулуга багышланган чараларда муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, район Советы секретаре Гемир Нуртдинов, кунаклар – Фәрит Ганиев, Вил Гайнетдинов, район ветераннар Советы рәисе урынбасары Рәзиф Зиятдинов һәм башкаларның Дәүләт символларының әһәмияте, аларны күз карасыдай сакларга кирәклеге хакында чыгышлары тыңланды, үсеп килүче яшь буында илгә тугрылык хисләре тәрбияләүнең мөһимлеге ассызыкланды.

2017 елда партия проекты кысаларында район мәдәният йортларын төзекләндерүгә һәм кирәкле сәхнә кораллары, үзешчәннәргә кием-салым алуга барлыгы ике миллион ике йөз мең сумга якын финанс ярдәме бирелде. Бу хакта район мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисов отчет тотып, акчаларның нинди максатта файдалануын бәян итте, ил, республика һәм район җитәкчеләренә мондый ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде. Фәрит Ганиев та әлеге проектның киләсе елда да дәвам ителәчәгенә һәм авыл клубларының тагын да яңарачагына ышандырды.

Бәйрәм чаралары сәхнә осталарының дәртле җырлары, биюләре белән тулыландырылды. Бу көнне район мәдәният йортында Дәүләт символлары – байраклар күргәзмәсе оештырылып, анда һәр районның һәм башка республикаларның байраклары белән танышу мөмкин иде.


Р. Шаматов.


Читайте нас: