Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 17:33

Иң яхшы хатлар билгеләнде

Күптән түгел “Русия почтасы”, “Учительская газета”, Ломоносов исемендәге МДУ инициативасы буенча игълан ителгән “Иң яхшы хат дәресе” Бөтенрусия конкурсының региональ этабына йомгак ясалды. Республикада аны оештыруда Федераль почта элемтәсенең БР буенча идарәлеге һәм Мәгариф министрлыгы зур булышлык итте.

Инде 15нче ел барган конкурста район мәктәпләре актив катнаша һәм призлы урыннар яулап килә. Быелгысы да искәрмә булмады. Шушы көннәрдә гимназиядә төбәк конкурсының жюри рәисе, почта элемтәсе ветераны А.В.Ширяев Борай почтамты начальнигы Э. Шәймиева, район мәгариф бүлеге методисты М.Шәрипова катнашлыгында бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Истәлекле мизгел алдыннан Андрей Васильевич укучылар белән батырлык дәресе үткәрде. Ул Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары, билгеле хәрби начальниклары, совет солдатларының батырлыклары турында сөйләде.

“Иң яхшы хат дәресе” Бөтенрусия конкурсы үз эченә төрле темалар ала. Быел, Экология елы буларак, бәйгегә яңа темалар – “Табигатьне саклар өчен мин нәрсәләр эшлим”, “Минем өйдә амур тигры яши” номинацияләре кертелде.

Район мәктәпләренең сигез укучысы – Элина Хәйруллина, Нияз Йөзлекәев һәм Регина Йөзлекәева (гимназия), Илнар Нигамәтҗанов һәм Эльвина Тимергалиева (Чалкак), Валерия Ибаева, Илвина Галина һәм Салават Әхәтов (Борай беренче санлы мәктәбе) конкурсның региональ этабында җиңде. Алар дипломнар һәм бүләкләргә лаек булды. Шабай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Шәйхлисламованың билгеләнгән темаларга хат язу дәресе үткәрүнең методик эше иң яхшылар исәбендә булды.

Әлеге конкурсны районда оештыруда һәм үткәрүдә зур өлеш керткән район мәгариф бүлеге һәм аның методисты Марсилә Шәрипова дипломнар белән бүләкләнде. Укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда күп көч салган укытучыларның тырышлыгы билгеләнеп, рәхмәт сүзләре җиткерелде.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: