Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 17:21

Бәхетле гаиләгә гәзит кот өсти

Борайда яшәүче 84 яшьлек Рәсимә апа Гобәйдуллинаның өлешенә “Һәр атнаны приз” бүләкләр уйнатуында чыккан салатлар җыелмасын ул үзе килеп алды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, гәзит укымыйча торалмый икән апабыз. Өстәвенә, аның белән аралашкан вакытта өлкән яшьтәге әбүнәчебезнең матур күңелле, тормышны яратучан, сабыр һәм күркәм тәрбиялелеген күреп сокландык. Төпле фикерләре белән дә матур тәэcсоратлар калдырды. “Алга” гәзитен “Ленин байрагы” булган чагыннан ук алдырып килгән аларның гаиләсе.

–Туганнан алып укыйбыз инде без “Алга”ны. Әле дә, күзләремә операция ясатканнан соң көч китерергә ярамаса да, бер утыруда бер хәрефен дә калдырмый укып чыгам. Әллә, серле ул, магнит кебек үзенә тартып тора. Районда үзебез белеп-күреп торган кешеләр турында язылган язмаларны бирелеп укыйм. Гомеребез алар белән бергә узган бит, – диде ул.

Рәсимә апа халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Юристлар династиясе дип әйтеп була аларның гаиләсен. Мәрхүм Нияз абый Фазылов та, аларның Рәсимә апа белән тәрбияләп үстергән балалары: кызы һәм улы да – юрист, киленнәре дә шушы һөнәр кешесе. Итәгатьле булып үскән балалары белән бик гоурлана Рәсимә апа. Онык-лар сөенечен дә кичереп, картлыгында аларның җылылыгын, игелеген тоеп яшәве белән бәхетле ул. Кечкенә оныгына кадәр нәнәсенең яраткан гәзитен таный, почта килү белән “Алга”ны йөгертеп китереп бирә. Якыннарының аңа карата игътибары Рәсимә апаның йөзенә нур булып ягылган. Район гәзитенең бүләге кечкенә булса да, яраткан гәзитеннән истәлек булачагын белдерде апабыз хушлашканда.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: