Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2017, 18:29

Законнар үтәлергә тиеш

Район прокуроры таләбе белән суд 13 авыл Советына юл хәрәкәтен тәэмин итү проекты һәм схемаларын булдыру һәм раслау таләбен куйды.

Район прокуратурасы юл йөрү хәвефсезлегенә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында муниципаль районның 13 авыл биләмәсе хакимиятенең юл хәрәкәтен тәэмин итү проектлары һәм схемаларын эшләмәве ачыкланды. Бу документны булдыру һәм раслау юл хәрәкәте хәвефсезлеген һәм юлларның йөрерлек хәлдә булуын тәэмин итү максатында эшләнә. Мондый документның булмавы водительләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуга һәм, шул сәбәпле, гражданнарның сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян килүгә китерергә мөмкин.

Авыл биләмәләре хакимиятләренә әлеге документларны булдыру һәм раслау турында күрсәтмә җиткерелдә. Әмма, моның буенча бернинди дә чара күрелмәгәч, прокуратура суд тәртибендә таләпләр куйды. Суд прокуратура дәгъвасын урынлы дип тапты. Суд карарының үтәлеше район прокуратурасы контроленә алынды.

Б.Галиәкбәров,

район прокуроры

урынбасары.


Читайте нас: