Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2017, 18:41

Балалар язмышы – безнең кулда

Балалар катнашлыгында юл-транспорт фаҗигаләрен киметү, алар һәм водительләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатыннан 23 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр “Игътибар – балалар” акциясе үткәрелә.

Агымдагы елның 9 аенда республика территориясендә балигъ булмаганнар белән 344 юл-транспорт вакыйгалары теркәлгән, аларда 21 бала һәлак булган һәм 353е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Юл һәлакәтләренең күп өлеше пассажир балалар катнашлыгында булган: 157 очрак. Җәяүле балалар 140 авариядә зыян күргән. Өстәвенә, балигъ булмаган водительләр белән – 18 һәм велосипедчылар белән 26 юл-транспорт вакыйгалары килеп чыккан.

Акция чорында ЮХХДИ хезмәткәрләре аеруча игътибарны балаларны махсус җайланмасыз, хәвефсезлек каешы каптырмыйча йөртүчеләрне, җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны, водитель таныклыгы булмаган килеш транспорт чаралары белән идарә иткән балигъ булмаганнарны һәм моны рөхсәт иткән ата-аналарны ачыклауга юнәлтә. Балаларны системалы рәвештә йөртүче автомобиль транспортлары һәм аларның водительләре дә тикшереләчәк.

Юл иминлеге инспекциясе балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә белән берлектә укучылар, ата-аналар белән юлларда йөрү кагыйдәләре, көзге каникуллар чорында хәвефсезлек чараларын саклау буенча (балаларны сулыклар янына җибәрмәү, янгынга каршы кагыйдәләрне үтәү һ.б.) әңгәмәләр үткәрә. Очрашулар барышында шулай ук балигъ булмаган балалар төнге вакытта 22.00 сәгатьтән 7 сәгатькә кадәр законлы вәкилләрсез урамнарда йөрү тыелу турында да искәртелә. Бу таләпне бозган өчен административ җаваплылык каралган.

Соңгы көннәрдә һава торышы кискен үзгәреп тору сәбәпле юлларда бозлавык хасыйл булуы ихтимал. Юл полициясе водительләрне дә, җәяүлеләрне дә уяу булырга чакыра.

Г.Әлетдинова, юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор, полиция майоры.


Читайте нас: